Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең актлар залында Полиция көне уңаеннан бәйрәмчә очрашу узды. Чарага бүгенге көндә районыбызда куркынычсызлыкны һәм халкыбыз иминлеген тәэмин итүче, муниципалитетта тәртипне саклаучы полиция хезмәткәрләре һәм ветераннар чакырылган иде.
Бүлек җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы юстиция подполковнигы Айзат Фәрит улы Тимиров коллегаларын бәйрәм белән котлады. Ул аларга җаваплы эшләрендә уңышлар теләде һәм закон тәртибен саклаудагы күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Россиядә полиция органы Баш магистрат тарафыннан Петр I тарафыннан 1718 елның 5 июнендә оештырыла. Революциядән соң Совет милициясе барлыкка килә. Һөнәри бәйрәмнәрен 10 ноябрь көнне тәртип сакчылары РФ Президенты Указы белән 2011 елдан билгеләп үтәләр. 1962 елда башланган бу бәйрәм «Совет милициясе көне» дип аталган иде.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов полиция хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшчәнлек алып барулары өчен рәхмәт белдерде, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде. Ул махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә игътибарлы булырга чакырды. Ветераннарның актив позициядә булуларын һәм районыбыз тормышында актив катнашуларын билгеләп үтте.
Ленар Рафак улы бер төркем хезмәткәрләрне Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Шулай ук ветераннар советы җитәкчесе Васил Вахитов чыгыш ясап, хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары бирде. Ветераннар арасындагы югалтулар турында әйтеп, соңгы вакытта вафат булган хезмәттәшләрен бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.
Бәйрәмчә очрашу барышында Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәре көнен бәйрәм итү уңаеннан бер төркем хезмәткәрләргә медальләр тапшырылды.
Нет комментариев