Усы авылында яшәүче Минневагыйбә Латип кызы Заманова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Олы юбилее белән аны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм Усы авыл җирлеге башлыгы Эльвира Вәҗиева тәбрикләде.
Минневагыйбә апа — гомер буе туган авылында яшәгән, хезмәт сөючән, ихлас күңелле һәм хөрмәткә лаек олы яшьтәге кеше. Аның үткән гомер юлы — балаларына, якыннарына һәм туган ягына фидакарь хезмәт үрнәге.
Дилбәр Әнвәрова юбилярны чын күңелдән котлап, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә җылысы һәм якыннарының игътибарын теләде. Олы яшьтәге кешеләргә игътибар һәм хөрмәт — безнең изге бурычыбыз, дип билгеләп үтте ул.
Минневагыйбә апаның якыннары, балалары һәм оныклары да аны ихлас тәбрик иттеләр, аңа рәхмәт сүзләре һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Нет комментариев