Эчке эшләр хезмәткәрләре көне уңаеннан Актаныш технология техникумы студентлары бүген район эчке эшләр бүлегендә урнашкан музейда булып, тарихны яңарттылар.
Экскурсия барышында студентлар милиция һәм полиция органнарының формалашу тарихы, районда тәртип саклау эшчәнлегенең төп этаплары, шулай ук хокук сакчыларының батырлыклары һәм хезмәт юллары турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Музей экспонатлары — тарихи документлар, фотосурәтләр, мактаулы бүләкләр һәм махсус кирәк-яраклар — яшьләрдә зур кызыксыну уятты. Студентлар үзләренә файдалы һәм танып-белү ягыннан бай мәгълүмат туплап, тәртип сакчыларының җаваплы һәм фидакарь хезмәтенә тирән хөрмәт белән кайттылар.
Нет комментариев