Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Фиргать Абдрахманов: «Эт хуҗалары җаваплылыкны аңлап җиткерми»

Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов авыл җыеннарында халыкка этләрне теркәү һәм чиплаштыру кирәклеге турында даими аңлату эшләре алып барды. Шул очрашулардан соң ярты ел вакыт үтеп китсә дә, кайбер эт хуҗалары һаман да үз җаваплылыгын тулысынча аңлап җиткерми. Кагыйдәләрне санга сукмаучылар, хайваннарын исәпкә бастырырга ашыкмаучылар әле дә бар. Фиргать Әхсәт улы бу хакта янә райондашларыбызга мөрәҗәгать белән чыкты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26 декабрьдә кабул ителгән 1214 нче санлы Карар нигезендә, этләрне мәҗбүри чиплаштыру таләбе кертелгән иде. Бүгенге көндә әлеге закон үз көченә кергәнгә бер елдан артык вакыт узды. Хокукый акт нигезендә, кагыйдә бозучыларга карата административ чаралар күрү каралган.

Хәзерге вакытта инспекторлар махсус рейдларга чыгып, торак пунктларда тикшерүләр уздыра башлый. Төп игътибар этләрнең чиплаштырылган булу-булмавына юнәлтеләчәк. Закон таләпләрен үтәмәүче хайван хуҗалары административ җаваплылыкка тартылачак. Штрафлар салынганны көтеп утырырга кирәкми, чип куелмаган этләрне кичекмәстән ветстанциягә алып килергә кирәк.

Электрон идентификация: Чип нәрсә ул һәм ул ничә сум тора?

  • Процедураның куркынычсызлыгы: Чип — ул махсус шприц ярдәмендә хайванның тире астына кертелә торган, дөге бөртеге зурлыгындагы кечкенә электрон җайланма. Бу процедура эт өчен бөтенләй авыртусыз һәм 100 процент куркынычсыз. Район ветеринарлары билгеләп үткәнчә, тәҗрибәдә  чипның хайван организмына зыян китергәне яисә кире (аллергик) реакция биргәне күзәтелмәгән.

  • Бердәм базага теркәү: Чип куелганнан соң, хайванны исәпкә алу карточкасына (карточка учета животного) этнең исеме, үзенчәлекләре һәм хуҗасының мәгълүматлары кертелә. Алга таба ясалачак барлык прививкалар да турыдан-туры шушы чип номерына беркетелеп барылачак.

  • Бәясе: Татарстанда әлеге процедурага бердәм бәя билгеләнгән — ул 250 сум тәшкил итә. Бирегә чипның бәясе, аны урнаштыру эше һәм мәгълүматларны бердәм бердәм федераль базага кертү керә.

Хайван югалса: Электрон чип номерын Россиянең теләсә кайсы төбәгендә махсус сканер (считыватель) приборы ярдәмендә укытып була. Әгәр этегез югалса яисә аны читкә алып китсәләр, ветеринарлар яки белгечләр чип аша хуҗасын тиз табып, хәбәр итәчәкләр.

Районда теркәү эшләре ничек бара?

Язгы һәм көзге ветеринария чаралары вакытында белгечләр барлык хуҗалыкларны диярлек йөреп чыктылар һәм этләрне теркәүгә алдылар, барысы 1053 эт исәпкә алынып, чип куелды. Шулай да, тулысынча исәпкә алынып бетмәгән хайваннар һаман да бар. Моның сәбәбе — кайбер хуҗаларның тикшерү вакытында өйдә булмавы яисә этләрнең авырып торуы.

Бүгенге көндә Актаныш авылында хайваннарны чиплаштыру һәм теркәү эшләрен район ветеринария берләшмәсенең Актаныш участогы ветеринария табибы Айрат Вәлиев турыдан-туры гамәлгә ашыра. Теләге булган һәр райондашыбыз иртәнге сәгать 8:00дән кичке 17:00гә кадәр (17:00 сәгатькә кадәр) ветеринария станциясенә килеп, хайванын исәпкә бастыра ала. Биредә чип кую белән беррәттән, котыру чиренә каршы бушлай вакцинация дә ясатырга мөмкин.

Котыру чире —  үлем куркынычы!

Аңлату эшләренең тагын бер җитди сәбәбе — райондагы эпидемиологик хәлләр.  Актаныш районының ике торак пунктында — Пучы һәм Яңа Әлем авылларында котыру (бешенство) чире очраклары теркәлде. Кыргый табигатьтән (күпчелек төлкеләр аша) йога торган бу начар авыру йорт хайваннарына да, кешегә дә турыдан-туры яный.

  • Өйдә генә тоту сакламый: Күп кенә эт хуҗалары: «Минем этем читкә чыкмый, ишегалдында гына бәйдә тора», — дип ялгыша. Кыргый хайваннар ишегалларына ук керә ала, ә чирле хайван тешләсә, нәтиҗәсе аяныч булачак.

  • Балаларны саклагыз: Бала-чага этләр белән уйнарга, аларны сыйпарга ярата. Әгәр эт куркыныч чир белән зарарланган булса яисә аңа кинәт кискен хәрәкәт ясасаң, ул баланы тешләргә мөмкин. Хуҗасына тимәгән тугры эт тә кунакка кайткан ят кешене яки баланы кабул итмәскә, зыян китерергә мөмкин.

Котыру чиренә каршы еллык вакцинация ветеринария станциясендә бушлай  үткәрелә. Үз хайваннарыгызны теркәү һәм вакытында прививка ясату —  үз-үзегезне, гаиләгезне һәм кадерле балаларыгызны куркынычтан саклау дигән сүз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев