Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Автоном янгын хәбәр иткече — гаиләгезне зур бәладән саклауның иң нәтиҗәле юлы

Торак секторда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Төзек булмаган электр чыбыклары, кабызып калдырылган приборлар яисә бер кечкенә саксызлык та гаиләгә зур бәла-каза китерергә мөмкин. Бу очракта кеше гомерен саклап калуда бәяләп бетергесез роль уйнаган җайланма — автоном янгын хәбәр иткече. Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов барлык райондашларыбызга әлеге җайланманы урнаштырырга куша.

— Янгын бик тиз арада зур масштабларга тарала, ә инде йорт эчендә таралган ачы төтен аеруча куркыныч — аннан качып котылуы бик кыен. Иң аянычы — авыр нәтиҗәләргә китерә торган янгыннарның күбесе төнлә, кешеләр йоклаган вакытка туры килә. Йоклаган вакытта төтен исен сизү бик авыр, ә кеше агулы төтен белән берничә тапкыр сулыш алса да аңын югалтырга мөмкин.

Нәкъ менә шундый хәлләрне булдырмый калу өчен автоном янгын хәбәр итү җайланмасы ярдәмгә килә. Бу — сезнең йортыгызны һәм гаиләгезне зур бәла-казалардан саклауның иң нәтиҗәле һәм кулай юлы. Статистика күрсәткәнчә, автоном янгын извещателе янгынны башлангыч стадиядә ачыклау нәтиҗәсендә гражданнарның янгыннарда һәлак булу очракларын 60–65 процентка киметә.

— Әлеге җайланманың төп өстенлекләре һәм техник үзенчәлекләре турында тулырак сөйләп үтегезче.

— Бу приборның файдасы һәм техник өстенлекләре бик күп. Аларны берничә пунктка бүлеп күрсәтергә була:

  • Тиз реакция: Төтен чыкса, җайланма аны тиз арада сизеп ала һәм сигнал бирә.

  • Каты тавышы: Төнлә кешеләр йоклаган вакытта каты тавыш биреп уятачак, бу исә куркыныч зонадан чыгып качарга вакыт бирә.

  •  Янгынны башлангыч стадиядә ачыклап, аны зур югалтуларсыз сүндерергә яисә тиешле чара күрергә була.

  • Тулысынча автономлык: Әлеге җайланма автоном рәвештә эшли. Өйдә бернинди өстәмә электр линияләре сузасы юк, ул гади «Крона» батареясы ярдәмендә эшли.

  • Экономлылык: Яңа куелган батареяның көче уртача 1 елга җитә.

Шулай ук елга бер тапкыр әлеге җайланманың датчигын тузаннан арындыру өчен тузан суырткыч (пылесос) яисә һава белән өрдерергә кирәк. Бу җайланманың дөрес эшләвен тәэмин итәчәк.

Заманча технологияләр: Бүген заманча модельләр GSM-модуль белән дә җиһазландырылырга мөмкин. Әлеге хәбәриткечләр сигнал бирү белән бергә, төтен чыгу турында алдан ук язылган телефон номерларына автоматик рәвештә хәбәр җибәрә яисә шалтырата ала. Бу өйдә балалар яки өлкәннәр генә калганда аеруча файдалы.

— Извещательләрне өй эчендә кайда һәм ничек урнаштырырга кирәк? Нинди кагыйдәләр бар?

— Җайланманың дөрес һәм төгәл эшләве аны кая куюга турыдан-туры бәйле. Төп кагыйдәләр түбәндәгечә:

  1. Түшәмгә кую: Төтен һәрвакыт өскә күтәрелә, шуңа күрә хәбәриткечләрне бүлмә уртасындагы түшәм өлешенә урнаштыру иң нәтиҗәлесе булып санала.

  2. Стенага кую: Түшәмгә урнаштыру мөмкинлеге булмаган очракта, аны стенага — түшәмнән 10–30 см аскарак урнаштырырга мөмкин.

  3. Иң мөһим бүлмәләр: Бу приборларны иң беренче чиратта йокы бүлмәләренә, балалар бүлмәләренә һәм алар янындагы коридорларга куярга киңәш ителә.

Кая куярга ярамый?

Бүлмә почмакларына, җилләтү (вентиляция) тәрәзәләре янына яисә кухнядагы плитә өстенә турыдан-туры куярга киңәш ителми. Төрле пар яисә җил исү сәбәпле датчик дөрес эшләмәскә, ялган сигнал бирергә мөмкин.

— Сүзегезне йомгаклап, райондашларыбызга нинди киңәш-теләкләрегезне җиткерер идегез?

— Хөрмәтле гражданнар, янгынның никадәр куркыныч икәнен онытмасак идек. Кечкенә генә хәбәриткеч сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап кала ала. Үзегезнең куркынычсызлыкка битараф булмагыз.

Янгын чыккан яисә гадәттән тыш очрак күзәтелгән очракта, тиз арада 101 яисә 112 номерларына шалтыратып хәбәр бирегез. Мең афәтне кисәтү — үз кулыбызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев