Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Кыйбла

Балаларның җәйге ялы

Рухи-сәламәтләндерү үзәге.

Филиза СӘЛАХОВА
Автор фотолары
Актанышның Җәмигъ мәчетендә балаларның рухи-сәламәтләндерү үзәге оештырылып, аның беренче көнендә үк 90га якын бала килде, ахырга таба аларның саны 100 тирәсе җыелды.
Малайлар иртәнге якта, кызлар кичке якта мәчеттә булдылар.
– Әти-әниләр балаларын, җитәкләп, мәчеткә алып килделәр, Кайберләрен дәү әтиләре яки дәү әниләре китерде. Барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Язмача гариза алып, мәчет түгәрәгенә баланы ата-ананың рөхсәте белән генә кабул иттек, – дип аңлатты районның имам-мөхтәсибе, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин.

 

Әдәпле булып үссеннәр

 

Җәмигъ мәчетендә оештырылган җәйге ялда малайлар белән районыбызның өч имамы һәм бер шәкерт шөгыльләнде. Дәресләрне һәм уеннарны мавыктыргыч итеп алып бару өчен күпьеллык тәҗрибә кулланыла. Ир балаларның тәүфыйклы, иманлы, һидәятле, тәрбияле, әхлаклы кешеләр булып үсүләрен телиләр. Аларның күңелләренә кече яшьтән үк иман орлыклары салып калдырырга тырышалар.
– Руслан хәзрәт, мәчеттә оештырылган ял вакытында балаларга дәресләр нинди максатны күздә тотып үткәрелде?
– Динебездә гыйлем таратуга зур әһәмият бирелә. Бигрәк тә, балаларыбызны тәрбия кылу, әдәпле-әхлаклы итеп тәрбияләү – безнең иң төп максатларның берсе. Бала үзенең мөселман икәнен аңлап үсәргә, әти-әнисенә мөнәсәбәте ипле, үз-үзен тотышы күркәм булырга тиеш. Алар – безнең киләчәк, алдагы тормышыбызда таянычыбыз булачаклар. Шуңа күрә яхшы тәрбия бирергә тырышабыз. Балалар дөнья эшен дә, дини гыйбадәтне дә белеп үссеннәр. Җәмгыятькә файда китерергә тиешлеген аңласыннар. Аллаһы Тәгалә тел ачкычы биреп, яллары мәгънәле, файдалы үтсен. Монда алар укып кына утырмыйлар, ә бер-берсе белән аралашалар, Алар өчен уеннар оештырыла. Экскурсиягә алып чыгарга ниятебез дә бар.

 

Мәдрәсә шәкерте гыйлем бирү юлында

 

Казан шәһәренең 1000 еллык мәдрәсәсендә укучы шәкерт Муса Ибраһимов икенче елын инде Актанышта балаларның җәйге ялын оештыруда катнаша. Ул – Габдулла хәзрәт Мансуровның оныгы, Мәлик хәзрәтнең улы.
– Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, мөрәҗәгать иткән саен, шәкертләрне Актанышыбызга гамәли күнекмә үтәргә җибәреп тора. Укыганда ук балалар белән эшләү тәҗрибәсе тупласыннар өчен, аларга бу эштә ярдәм итәргә кирәк. Белгәнеңне башкаларга өйрәткәндә, үзең тагын да яхшырак аңлыйсың, үзләштерәсең. Муса шәкертебезгә дә, гыйлем алу юлында Аллаһы Тәгалә уңышлар насыйп итсен. Мәдрәсәне тәмамлагач, бәлки районыбызга кайтыр. Кайда гына эшләсә дә, балаларыбызга, милләтебезгә, халкыбызга хезмәт итәргә язсын, – диде Руслан хәзрәт.

 

Гыйлем гафиллектән саклый

 

– Балалар янында үзем дә тәҗрибә туплыйм. Педагогик осталыкка өйрәнәм. Мәдрәсәне тәмамлап, киләчәктә тагын да күбрәк балалар җыеп, гыйлем бирергә ниятлим, иншә Аллаһ, – ди Муса Ибраһимов.
Муса Мәлик улы башкалабыз Казанда Исламны кабул итүнең 1000 еллык мәдрәсәсендә укый. Икенче курсны тәмамлаган. Җәйге каникулда Актанышка Җәмигъ мәчетендә балаларны укытырга билгеләгәннәр.
– Ислам кануннарын, әдәп-әхлак, тормышта, кешеләр арасында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген аңлатабыз. Зуррак яшьтәгеләрне Коръән укырга, кечерәк балаларны “Мөгаллим-сәни” китабыннан гарәп хәрефләре өйрәтәбез. Онытканнарын исләренә төшерәбез. Төрле бала төрлечә кабул итә. Кемдер тыңлап утыра, кемдер тыңламый, ләкин аларның берсен дә тәнкыйтьләргә кирәкми. Һәрберсе – үзенчә шәхес. Аз-азлап кына өйрәткән нәрсә хәтердә яхшырак саклана, – диде ул.
– Җәйге ялда да белем бирү ни өчен кирәк?
– Мәчет укуларына йөргән бала аннан үзен ничек әдәпле тотарга, ничек дөрес итеп намаз укырга кирәклеген алар аңлап китә. Гыйлем ул гафиллектән һәм наданлыктан саклый.
– Нәрсә соң ул гафиллек?
– Гафиллек ваемсыз, гамьсез, саксыз, игътибарсыз дигәнне аңлата.
– Әти-әниләргә киңәшләр?
– Әти-әниләр балаларын гыйлем ала торган җиргә җибәрергә тырышсыннар иде. Профессиональ белем бирүче дини уку йортлары турында аңлатсыннар. Дини гыйлем алган бала тормышта югалмый, үзен туры юлда тота.

 

Кече яшьтән – намазда

 

Мәчеттә беренче елын гына килсә, инде 4-5 ел йөрүчеләр дә бар. Ибраһим Салаев – нәкъ менә шундыйларның берсе. Ул Яр Чаллы шәһәрендә туган, Актанышта яши. Быел бишенчене тәмамлап, алтынчы сыйныфка күчкән. Мәчеткә бик кечкенә чагыннан ук йөри. Биш вакыт намазны калдырмаска тырыша, өйдә бабыкае, әтисе һәм әнисе белән бергәләп намаз укыйлар, ураза тоталар икән.
– Мәчеткә рухи-сәламәтләндерү үзәгенә теләп һәм яратып йөрим. Гарәп хәрефләрен өйрәтәләр, кемдер онытса, аны искә төшерәләр. Намаз укыганда кайбер балалар көләләр, шаяралар, ләкин бу дөрес түгел. Намаз укуның кагыйдәләрен безгә хәзрәтләр өйрәтә. Дусларым арасында дин тотучылар бар, без ислам дине турында сөйләшәбез. Динебезне яхшылап өйрәнәсем килә, догалар ятлыйм, азан әйтәм. Коръән китабын дөрес итеп укырга өйрәнергә, киләчәктә хәзрәт булырга, хаҗга барырга телим, – диде Ибраһим Салаев.
Данияр Иманаев Актанышның икенче урта мәктәбендә белем ала, сигезенче сыйныфка күчкән. Җәмигъ мәчете каршында оештырылучы җәйге ялда бишенче ел катнаша. Ул да көн саен биш вакыт намаз укый, Рамазан аенда ураза тота икән. Киләчәктә Изге Коръәнне укырга өйрәнәсе килүен белдерде.
– Беренче елны монда нәрсә өйрәткәннәрен, ничек ял иткәннәрен белмичә генә килгән идем. Аннары күңел тартыла башлады. Гарәп хәрефләрен өйрәнәбез. Ислам дине турында сөйлиләр, тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәтәләр. Минем дәү әнием, әби-бабайларым намаз укыйлар. Өйдә әтием Айдар, энем Самат һәм мин өчәүләп укыйбыз, биш вакыт намазны үз вакытында үтәп барабыз. Рамазан аенда барыбыз бергәләп уразага керәбез. Безнең сыйныфта да ураза тотучылар бар. Дини балалар тәртипле, тыйнак, сабыр, әдәпле булулары белән аерылып торалар, – диде Данияр Иманаев.

 

Ибраһим Салаев:
“Мәчеттә балалар өчен уку һәм ял оештыручыларга бик зур рәхмәт, чөнки монда миңа бик ошый. Киләчәктә дә дәвам итсен иде”.
Данияр Иманаев:
“Мәчеттә безгә бик күңелле. Монда төрле кызыклы уеннар да оештыралар. Спорт мәйданчыгында футбол уйныйбыз”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев