Куе һәм хуш исле җиләк вареньесы
Җәйнең иң тәмле мизгелләренең берсе — хуш исле җиләк кайнатмасы әзерләү. Узган ел «Виктория» җиләге кайнатмасын нәкъ менә шушы рецепт буенча пешердем — куе, хуш исле, телеңне йотарлык тәмле килеп чыкты. Гаилә белән бик яратып ашадык. Җиләк сезоны бит, сез дә бу ысулны саклап куегыз.
Башта табага 2 аш кашыгы су салып, утка куябыз. Су кайнап өскә күтәрелгәч, 1 килограмм чистартылган җиләк салабыз. Уртача утта, әкрен генә болгата-болгата, якынча 8 минут кыздырабыз— шул вакытта җиләкнең согы бүленеп чыгачак. Барлыкка килгән күбекне җентекләп алып барабыз.
Аннары 1 кг песок салып 6 минут кайнатабыз.
Әзер вареньены стериль банкаларга тутырып, капкачларын ябабыз. Кышын бу тәмле җәй истәлеге сезне сөендереп торыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев