ЮХИДИ хезмәткәрләре яшүсмернең мотоциклын тоткарлады
ЮХИДИ хезмәткәрләре яшүсмернең мотоциклын тоткарлады. Тикшерү барышында транспорт чарасын мототранспорт белән идарә итү хокукы булмаган 15 яшьлек үсмер идарә итүе ачыкланды. Әлеге хокук бозу факты буенча мотоциклны Минзәлә шәһәре ДБУның махсус саклау стоянкасына алып киттеләр.
Булган мәгълүматларга караганда, балигъ булмаган үсмер мотоцикл белән мөстәкыйль рәвештә башка торак пункттан чыгып, Актанышка килеп җиткән.
Исегезгә төшерәбез: тиешле йөртү таныклыгы булмыйча мототехника белән идарә итү — ул закон бозу гына түгел, ә кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен җитди куркыныч та. Бигрәк тә тәҗрибәсе һәм кирәкле күнекмәләре булмаган үсмерләрнең руль артына утыруы аеруча куркыныч.
Үзегезне саклагыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев