Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

100 яшьлек мөхтәрәм ветеранга олуг хөрмәт!

Актаныш районының мактаулы гражданы, Бөек Ватан сугышы ветераны — 100 яшьлек Тәфкил абый Вәлиев «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек медаленә лаек булды. Әлеге дәүләт бүләген хөрмәтле райондашыбызга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.

Тәфкил абый — үзе бер гасырлык тарихны иңенә алган, илебезнең иң авыр, сынаулы елларын күргән, Бөек Җиңү таңын якынайтуга үз өлешен керткән батыр буын вәкиле. Аның тормыш юлы — ныклык, сабырлык, тугрылык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт үрнәге. Шуңа күрә аны Татарстаныбызның яшьтәше дип атау һич тә арттыру булмас.

Тәфкил абый 1925 елның 10 сентябрендә Актаныш районы Югары Яхшый авылында дөньяга килә. Яшьли үк ил язмышы белән бәйле сынауларга дучар була ул. 1942 елның 13 декабрендә, нибары 17 яшьтә Ватаныбызны немец фашистларыннан саклаучылар сафына баса.

Райондашыбыз Көнбатыш фронтта каты сугышларда катнаша, батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтә. 1945 елның 9 августыннан 23 сентябренә кадәр япон гаскәрләрен тар-мар итүдә дә катнаша. Җиңү хәбәрен ул Приморье краенда каршы ала.

Сугыштагы батырлыгы өчен Тәфкил Вәлиев «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» медальләре, шулай ук күпсанлы юбилей бүләкләре белән бүләкләнә. Хәрби дәрәҗәсе — кече сержант.

1948 елның 14 апрелендә ул туган якларына әйләнеп кайта һәм тыныч хезмәт юлын башлап җибәрә. Хуҗалыкта бригадир булып эшли, аннары 1949–1955 елларда рәис вазифасын башкара. Соңрак Киров исемендәге совхозда ферма идарәчесе булып хезмәт итә, төрле җаваплы эшләр башкара. «Җиңүнең 40 еллыгы» хуҗалыгында прораб булып эшләп, 1985 елның 15 сентябрендә лаеклы ялга чыга.

Тәфкил абый җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша: озак еллар дәвамында ветераннар оешмасын җитәкли, авылның имам-хатибы вазифаларын башкара. Аның тырышлыгы һәм фидакарь хезмәте район хакимиятенең, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Мактау кәгазьләре белән бәяләнә.

Бүгенге көндә дә ул безнең арада, якыннарына терәк, яшь буынга үрнәк булып яши. Аның тормыш тәҗрибәсе, акыллы киңәшләре — бәяләп бетергесез хәзинә.

Чын күңелдән Тәфкил абыйга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Аллаһы Тәгалә аңа алга таба да исән-сау булып, якыннарын сөендереп, үсеп килүче буынга тәрбия биреп, үрнәк булып яшәргә насыйп итсен.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев