Аңа 18 ай машина йөртергә ярамый
2025 елның 18 ноябрендә гражданин Гарипов Илдус Фирдәвис улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 2 өлеше буенча ачык суд утырышы узды.
Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче җәмәгать суд участогы карары белән И.Ф. Гарипов административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм бу граждан 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 (кырык биш мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.
12.8 маддәнең 2 өлеше (КоАП РФ) – Россия Федерациясе Җәмәгать административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 2 өлеше транспорт чарасын алкоголь яки наркотик йогынтысы астында булган кешегә тапшырган өчен җаваплылыкны карый.
Әлеге маддә нигезендә җәза турыдан-туры машина йөртүчегә түгел, ә аңа машинаны тапшырган затка карата гамәлгә ашырыла.. Бу исә җәмәгать иминлеген саклау, юлларда хәвефсезлекне тәэмин итү максатыннан билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев