Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ата-анасы баласын кыйнаган өчен җинаять жаваплылыгы бетереләчәк?

Россия Дәүләт Думасы гаиләдәге кыйнау очракларын җинаять җәзасы исемлегеннән алучы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости җиткерә. Закон проектының авторлары Россия Җинаять кодексының 116 нчы маддәсенә төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. "Әгәр дә сез тәртипсезләнгән балагызга суккаласагыз, сезгә ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү көтелә. Әгәр дә...

Россия Дәүләт Думасы гаиләдәге кыйнау очракларын җинаять җәзасы исемлегеннән алучы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости җиткерә. Закон проектының авторлары Россия Җинаять кодексының 116 нчы маддәсенә төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә.
"Әгәр дә сез тәртипсезләнгән балагызга суккаласагыз, сезгә ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү көтелә. Әгәр дә күршегез сезнең баланы кыйнаса - бу очракта административ җәза бирелә", - дип хәзерге вазгыятькә мисал китергән Федерация Советы әгъзасы Елена Мизулина.
Яңа закон проектының тагын бер авторы, "Бердәм Россия" депутаты Ольга Баталина элек шулай ук кешеләрнең ни өчен гаиләдәге җәнҗал җинаять эше, ә урамдагысы административ хокук бозу булып санала, дип аңламауларын җиткергән булган.
Бүген гаиләдәге кыйнаулар өчен җинаять җаваплылыгы каралган, закон тиешле җәзаны билгели, алар - 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, бер елга кадәр төзәтү эшләре, ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү, ике елга кадәр йөкләтелгән эшләр, алты айга кадәр кулга алыну булырга мөмкин. Әгәр дә яңа закон үз көченә керсә, якын туганнарга карата кылынган кыйнау гамәлләре административ хокук бозуларга керәчәк.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=17629
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев