Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бакчачылар өчен яхшы яңалык

Чүп ягу һәм шашлык пешерү өчен таләпләр йомшарды.

Озакламый бакча сезоны ачылачак. Бакча участокларында коры яфрак, чүп-чар ягу һәм шашлык пешерү өчен таләпләр катгыйланган иде. 1 марттан алар бераз йомшарды.

 

“Кайчандыр ачык учакны зур басуларда ягуга карата да, бәләкәй бакча участокларында ягу өчен дә бердәм кагыйдә эшләнгән. Бу таләпләрне үтәве бик авыр, чөнки бакча участокларының күбесендә бар таләпләргә дә җавап биргән мангаллар кую мөмкин түгел”, – ди Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин.

 

Шуңа 1 марттан таләпләр тормышка туры килгәнрәккә әйләнде. Әйтик, коры үлән, чыбык-чабыкларны металл савытлар, мичкәләрдә якканда ачык учакның урыны корылмалардан ким дигәндә 7,5 метр аралыкта булырга тиеш. Ылыслы урманнардан – 50, яфраклы агачлыклардан 15 метр ераклыкта булу зарур.

 

“Шашлык әзерләгәндә мангалның бина, корылмалардан ким дигәндә 5 метр аралыкта булуы шарт. Зур булмаган участоклар өчен бу үти алырлык таләп”, – ди депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев