Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бүген Бөтендөнья сыйфат көне −2023

Бөтендөнья сыйфат көне — дөньяның күп илләрендә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә ел саен билгеләп үтелә.

Быел Сыйфат көне 9 ноябрьгә, ә Сыйфат атнасы 6-12 ноябрьгә туры килә.

Бөтендөнья сыйфат көне һәм Сыйфат атнасы «Россия — сыйфат билгесе булган ил» девизы астында узачак.

Россиядә Сыйфат көнен 2016 елдан билгеләп үтә башладылар. Чараның максаты — кулланучылар базарында продукция сыйфаты һәм күрсәтелә торган хезмәтләр проблемасына игътибар җәлеп итү, халык арасында аңлату эшләре үткәрү.

Сыйфат проблемасы — дөньяның алдынгы илләренең икътисадындагы өстенлекле проблемаларның берсе. Нәкъ менә сыйфат һәр предприятиедә, һәр тармакта, һәр ил эшчәнлегендә уңышка ачкыч булып тора.

Моннан тыш, хәзерге вакытта акция исемендәге «сыйфат» сүзен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфаты белән генә түгел, тормыш сыйфаты белән дә бәйлиләр, ул экология, аңлы куллану, социаль өлкә, традицияләр, сәламәт тормыш рәвеше белән дә үзара бәйле.

Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Чаллыда һәм районнарда продукциянең сыйфатлылыгы һәм сыйфат буенча халыкның белем дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 
Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев