Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

И машина, машина...

Яшәешебезнең бер генә көнен дә техникасыз күз алдына китерә алмыйбыз. Иртәнге сәгатьләрдән үк гөжелдәгән машина тавышына хәзер инде авылда да күнегеп киләбез. Хәтта хатын-кызларның да тимер атларны иярләвенә күз ияләнде. Шул сәбәпле, яшьләр, өлкәннәр арасында машина йөртү таныклыгын алуга ихтыяҗ да зур. Менә шунда килеп туа да инде ул зур...

Яшәешебезнең бер генә көнен дә техникасыз күз алдына китерә алмыйбыз. Иртәнге сәгатьләрдән үк гөжелдәгән машина тавышына хәзер инде авылда да күнегеп киләбез. Хәтта хатын-кызларның да тимер атларны иярләвенә күз ияләнде. Шул сәбәпле, яшьләр, өлкәннәр арасында машина йөртү таныклыгын алуга ихтыяҗ да зур. Менә шунда килеп туа да инде ул зур проблема - ялган таныклык сатып алу, аннан файдалану...
Интернет заманында яшибез. Анда "автомәктәптә укымый гына машина йөртү таныклыгы алырга булышам" кебек белдерүләрне шактый очратырга була. Кызыксындыра!.. Ләкин мондый очракта, Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 327 маддәсеннән күренгәнчә, вазифалар башкаруга хокук бирә торган яки вазифалардан азат итә торган таныклык яисә башка рәсми документны аннан файдалану я сату максатларында охшатып ясаган, шулай ук шундый ук максатларда охшатып ясалган Россия Федерациясе, РСФСР, СССР дәүләт бүләкләрен, штампларны, мөһерләрне, бланкларны әзерләгән яисә саткан өчен - ике елга кадәр ирекне чикләү я ике елга кадәр мәҗбүри эшләр, алты айга кадәр кулга алу, я ике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирелүен истә тотарга кирәк. Мондый төр таныклыкка ия булучылар өчен дә күрәләтә ялган документтан файдаланган өчен - сиксән мең сумга кадәр күләмдә яисә хөкем ителгән затның алты айга кадәр чордагы хезмәт хакы яки бүтән кереме күләмендә штраф, я дүрт йөз сиксән сәгатьткә кадәр мәҗбүри эшләр, я ике елга кадәр төзәтү эшләре, я алты айга кадәр кулга алу рәвешендә җәза бирелә.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 13 апрель, 2012 29 (9674) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев