Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Караклыкка юл куймыйк

Бераз яз кояшы карый башлау белән, юллар кардан арынуга, урамнарда велосипедчылар күбәя. Кемгәдер сәламәтлек ныгытырга, кемгәдер транспорт чарасы буларак кирәк, яки, укуларын яхшы тәмамлаган балалар өчен әти-әнидән бүләк тә булырга мөмкин ул. Ничек кенә булса да, ул синең ярдәмчең һәм мөлкәтең булып санала. Кызганычка каршы, велосипед урлау очраклары ел да...

Бераз яз кояшы карый башлау белән, юллар кардан арынуга, урамнарда велосипедчылар күбәя. Кемгәдер сәламәтлек ныгытырга, кемгәдер транспорт чарасы буларак кирәк, яки, укуларын яхшы тәмамлаган балалар өчен әти-әнидән бүләк тә булырга мөмкин ул. Ничек кенә булса да, ул синең ярдәмчең һәм мөлкәтең булып санала.
Кызганычка каршы, велосипед урлау очраклары ел да еш кабатлана. Угрыларга кайвакыт үзебез дә юл куябыз. Подъездларда, урамда калдырып киткән велосипедларга хуҗа тиз табыла. Өйгә алып керелсә, яки, махсус йозак (велосипедны баскычка, торбага, башка предметка эләктереп куя торган бик) белән эләктерелсә, хәерлерәк. Уенга мавыгып китеп тә велосипедларын теләсә кайда ташлап калдырган балалар бар.
Актанышның "Иман" спорт сарае каршында велосипедлар куя торган махсус жайланма бар, алар балалар күп йөри торган һәр бина алдында да булса (Балалар иҗат үзәге, "Лачын" боз-спорт сарае, мәдәният йортлары, мәктәп һәм башка объектлар), күңел тыныч булыр иде. Велосипедыңны шул жайланмага эләктереп бикләп куясы гына кала. Ә кайбер биналарның тышкы ягында видеокүзәтү дә көйләнгән. Алар ярдәмендә дә угрыларны ачыклаган очраклар шактый. Тик, шулай да, үз мөлкәтебезгә үзебез җаваплы булып калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев