Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда яшерен Картлар йортыннан кыйналган, ачка интеккән әбиләрне коткарганнар

Бүген Казанда яшерен Картлар йортыннан кыйналган, ачка интеккән әбиләрне коткарганнар.

Казанда берничә ел дәвамында коточкыч  хәлләр булып яткан. Түләүле пансионатта балалары тапшырган  әбиләр интегеп, тәрбия күрмичә җан асраган.

Бүген хокук саклау органнары вәкилләре легаль булмаган Картлар йортын ачыклап, аннан кыйналган, ачка интеккән әбиләрне коткарганнар. Өлкәннәр арасында кайчандыр зур кибетләр челтәре тоткан бизнесменнар да булган. Кызганыч, аларның картаю сәбәпле, алдап-йолдап байлыклары мошенниклар тарафыннан тартып алынган. Картлар йортындагы башка әбиләрнең язмышлары, монда ни сәбәпле килеп эләгүләре буенча тикшерү эшләре бара.

Тикшерүчеләр Щербаководагы антисанитар шартларда яшәүче өлкәннәр өчен ашыгыч ярдәм чакырткан. Күршеләр әйтүенә караганда, Картлар йорты урнашкан йорттан ара-тирә үзара орышышкан тавышлар ишетелгән. Биредә тәрбияләнүчеләрнең балаларына караганда бирегә мәет алып китүче машиналар ешрак килгән. 

Пансионат хуҗаларына карата РФ Җинаять кодексының 238нче "Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү" маддәсе һәм 293нче  «Ваемсызлык» маддәсе буенча  җинаять эше кузгатылган.

Материал әлеге чыганак буенча әзерләнде

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев