Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Һәлакәткә илтмәсен юллар

ТР ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның 6 ае эчендә республикада балалар катнашында 271 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларда 9 баланың гомере өзелгән, 284 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда әлеге өч күрсәткеч буенча да арту күзәтелә. Һәлак булган дүрт бала җәяүле булган, бишесе...

ТР ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның 6 ае эчендә республикада балалар катнашында 271 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларда 9 баланың гомере өзелгән, 284 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда әлеге өч күрсәткеч буенча да арту күзәтелә. Һәлак булган дүрт бала җәяүле булган, бишесе - пассажир.
98 юл-транспорт һәлакәтендә пассажир балалар зыян күрә. Узган ел белән чагыштырганда сан 20 очракка арткан. Бу исә өлкәннәрнең машина салоннарын балалар куркынычсызлыгы өчен мөһим җиһазлар белән тәэмин итмәвен дә аңлата.
Әлеге чор эчендә республика юлларында балаларны машинада махсус урындык-җайланмаларсыз йөрткән 38 мең автомобиль йөртүче ачыкланды.
Тулы мәгълумат газетаның xәршәмбе, 19 сентябрь, 2012 73 (9718) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев