Тагын бер Актаныш кешесе мошенниклардан алданган
Актанышлылар, сак булыгыз, электр хисаплагычларының куллану вакыты чыгучы абонентларга мошенниклар һөҗүме көчәя. Шалтыратучы үзен «Энергсбыт» оешмасыннан дип таныштыра. Шалтыратучы абонентка электр хисаплагычының куллану вакыты чыгуы турында әйткәч, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килгән кодны сорый. Мошенникларның төп башына утыртуның гадәти схемасы менә шулай башлана.
Шалтыратучы абонентка электр хисаплагычының куллану вакыты чыгуы турында әйткәч, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килгән кодны сорый. Мошенникларның төп башына утыртуның гадәти схемасы менә шулай башлана.
8 май көнне Актанышта спорт өлкәсендә эшләүче 1976 нчы елгы хатын-кызга электр хисаплагычын алыштыру вакыты җиткәнлеге турында хәбәр итәләр. Моның өчен дәүләт хезмәтләре аша электрон язылырга кирәк. Райондашыбыз, мошенниклар кушканны төгәл үти. Телефонга смс-хәбәр белән килгән 4 тамгалы кодны әйткәч кенә, сөйләшү өзелә. Берничә минуттан хатын-кызга үзен «Роскомнадзор» вәкиле дип таныштырган зат ватсап аша элемтәгә чыга. Ул хатын-кызга яңарак кына мошенниклар шалтыратуын, аның исеменә кредит рәсмиләштерелүен әйтә. Кредитны өзү өчен картасындагы акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә өнди. Хатын-кыз бу сүзләргә бернинди шик белдерми, 266 мең сум акчасын мошенниклар әйткән куркынычсыз счетка күчерә. Соңыннан гына төп башына утырганын аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Кызганыч, мошенникларга киткән акчаларны кабат кайтару күп очракта мөмкин түгел, алар биткоинга әйләнә, я булмаса, төтендәй югала.
Түке авылында яшәүче 1969 нчы елгы граждан да кырыкалдарлар тарафыннан нәкъ шундый ук сценарий буенча алдана. Нәтиҗәдә, райондашыбыз 27 мең сум акчасын югалта.
РФ Эчке эшләр бүлегенең Актаныш районы буенча бүлеге тикшерү төркеменең өлкән тикшерүчесе Илнар Әгъләмов соңгы арада мошенникларның шушы юл белән райондашларыбызның дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетларына үтеп керүен әйтте.
- Беренче чиратта, шуны истә тотарга кирәк, полиция хезмәткәре беркайчан да тлефоныгызга килгән кодны сорамый.
- Икенчедән, полиция, тикшерү комитеты, ФСБ хезмәткәре формасыннан булган кеше видео аша шалтыраткан очракта да ышанмагыз, бу-мошенник!
- Онытмагыз, кеше үзе мошенникка ярдәм итмәсә, алданмый!- дип төп киңәшләрен әйтте Илнар Әгъләмов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев