Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге башлыгы ришвәт алу факты буенча тоткарланган

Республикада Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге бер начальнигы 150 мең сум ришвәт алган өчен тоткарлана. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

 

Тикшерү материаллары буенча, быел май аенда 49 яшьлек чиновник 150 мең сум акча алган. Ул эшмәкәргә алкоголь продукциясе өчен лицензияне законсыз юл белән алуны тәэмин итәчәге турында вәгъдә биргән.

Тоткарланучыга карата РФ Җинаять кодексының 290 нчы маддәсе, 5нче өлешенең «а» пункты буенча зур күләмдә ришвәт алу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында аңа өй сагында тору билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев