Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Төп максат- Актанышта яшүсмерләр җинаятьчелеген булдырмау!

Актанышның 1нче мәктәбендә яшүсмерләр җинаятьчелеген кисәтү максаты белән ата-аналар җыелышы узды.

 

Бүген Актанышның 1 нче санлы мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Очрашуның төп темасы балигъ булмаганнарның җинаятьләрдән аралау, профилактикалауга нигезләнде.

Чарада Актаныш районы прокуратурасы, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге һәм федераль җәзаларны үтәтү хезмәте идарәсе вәкилләре катнашты. Белгечләр балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның җаваплылыгына һәм закон таләпләрен үтәүгә басым ясап, аңлату әңгәмәсе үткәрделәр.  

Балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясе мондый очрашулар муниципалитетның барлык мәктәпләрендә дә оештырылачагын хәбәр итә. Максат- ата-аналарга хокук бозуларны профилактикалау ысуллары турында мәгълүмат бирү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм яшүсмерләр арасында хокукый грамоталылыкны формалаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев