Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хокук бозуларны булдырмауда профилактика мөһим!

Бүген район хакимиятендә Актаныш муниципаль районының хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды. Утырыш эшенә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте. Утырышның көн тәртибенә сигез мәсьәлә куелган иде.

Беренче көн тәртибе буенча Россия Федераль җинаятьләр җаваплылыгы хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җинаять-башкарма инспекциясенең Тукай муницпальара филиалы начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Розалия Имамразыева филиал эшчәнлеге белән таныштырды. 

Россия Эчке эшләр бүлегенең Актаныш районы буенча полиция җитәкчесе Марат Мингазов ирегеннән мәхрүм ителеп срогын тутырып кайткан затларның социаль адаптациясе, районда рецидив җинаятьчелек дәрәҗәсен киметү, әлеге категориядәге затларга консультатив, юридик ярдәм күрсәтү буенча чыгыш ясады.

Төзәтү колонияләреннән кайткан кешеләргә психологик ярдәм, хезмәт һәм көнкүреш төзелешендә ярдәм күрсәтү буенча социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова мәгълүматлар җиткерде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, район юлларында аварияләрне булдырмау максатыннан кичекмәстән башкарылырга тиешле чаралар комплексы турында сөйләде.

Опека һәм попечительлек органнарының хокук бозуларын профилактикалау буенча законнар үтәлеше буенча Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхтәмова

, ә мәгариф өлкәсендәгесе белән мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова хисап тотты.

Массакүләм мәгълүмат чараларында хокук бозуларны кисәтү турында "ТАТМЕДИА" АҖ "Актаныш-информ" филиалы директоры Айнур Гыймадиев таныштырды.

Шулай ук район авылларында һәм мәчетләрдәге дини эшчәнлек белән дә хәбәрдар булдык, ул хакта Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин чыгыш ясады.

Чыгышлар тәмамланганнан соң утырышта катнашучылар үзара фикер алышты, тәкъдимнәр җиткерелде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хокук бозулар буенча профилактика эшләрен тагы да көчәтергә, аеруча балалар һәм яшүсмерләр арасында тәртип бозуларны булдырмаска, андый очракларда балаларны ныклы контрольгә алырга кушты.

Шулай ук ирегеннән мәхрүм ителеп кабат безнең арага кайткан гражданнарга да игътибарлы булырга, аларга социаль адаптация үтүдә ярдәм итәргә чакырды. Юлларда машина йөртүчеләрне тәртипкә өндәүдә ЮХИДИ хезмәткәрләренең санын арттыру да актуаль.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев