Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Явыз ниятлеләрдән сакланыйк!

Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә кредитлар бирү белән бәйле мошенниклык очраклары теркәлгән. Кредит бирү турында игъланнарны алар төрле массакүләм-мәгълүмат чаралары аша җиткерәләр. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, йорт подъездларына "Поручительләрсез генә кредит" дип тамгаланган белдерүләрне урнаштыралар. Телефон номерлары: 8-960-333-75-93; 8-960-335-41-72. Әлеге номерлар буенча шалтыраткач, билгесез хатын-кыз үзен "Тинькофф" банкы хезмәткәре, 1986...

Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә кредитлар бирү белән бәйле мошенниклык очраклары теркәлгән. Кредит бирү турында игъланнарны алар төрле массакүләм-мәгълүмат чаралары аша җиткерәләр. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, йорт подъездларына "Поручительләрсез генә кредит" дип тамгаланган белдерүләрне урнаштыралар.
Телефон номерлары: 8-960-333-75-93; 8-960-335-41-72.
Әлеге номерлар буенча шалтыраткач, билгесез хатын-кыз үзен "Тинькофф" банкы хезмәткәре, 1986 елгы, Полянская Марина Владимировна дип таныштыра. Ул кредит алырга теләгән кешенең өенә килә, "Тинькофф" банкының пластик картасын бирә, 3-4 көннән кирәкле сумма картада булачагын аңлата. Кредит рәсмиләштергән өчен әлеге хатын-кыз 3500 сум һәм аннан да күбрәк акча ала. Күрсәтелгән вакыттан соң алданучы картада акча булмавын күрә. "Тинькофф" банкына мөрәҗәгать иткәч, банк хезмәткәрләре мондый карталарның чынлап та булуын, ләкин аларның активлаштырылмаганлыгын әйтә. Ә Марина Полянская банк хезмәткәре булып тормый. Әлеге хатын-кызның билгеләре: 25-30 яшьләр тирәсе, буе 175-177 см, кара кыска чәчле, күзлекле, кара төстәге күн куртка, кара сапоги кигән.
Хөрмәтле райондашлар, ышанычлы банклардан тыш, беркем белән дә кредит рәсмиләштерергә ашыкмагыз. Күңелсезлеккә таруыгыз бар. Игътибарсызлык я башка сәбәпләр нәтиҗәсендә түлисе процент сезгә бер төрле әйтелеп, чынлыкта югарырак булырга ихтимал. Мондый хәлләр, бигрәк тә соңгы төре, тормышта еш очрый. Сак булыгыз!
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 апрель, 2012 33 (9678) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев