Кыст әл-хинди турында
Кыст әл-хинди порошогы мөселман товарлары кибетендә очратырга була. Аның турында Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә дә әйтелә.Составында 140 төрле компонент бар, шулар арасында иң төп матдәләр: эфир мае, протеиннар, фосфор, тимер, глютамин, кальций, Е, С, В2 витаминнары.
Кыстны бик күптөрле авырулар вакытында кулланырга ярый.Аерым алганда, тромбоз, цистит, бөер һәм бавыр, ашкайнату органнары авыруларыннан, нерв системасына һәм баш миенә уңай тәэсир итә, иммунитетны яхшырта, паразитларны бетерә, балага уза алмаучыларга да булыша.
Профилактика максатыннан төелгән тамырны бер стакан җылы суга яртышар бал кашыгы салып, көненә бер-ике тапкыр эчәргә кирәк. Ризыкка тәмләткеч буларак салырга да мөмкин.Кыст белән ингаляция ясау да файдалы. Аны яндырып, көненә берничә тапкыр 10-15 минут сулагыз.Организм хәлсезләнсә, бер чәй кашыгы кыст порошогын 300 мл сөткә салып кайнатыгыз. Көненә ике мәртәбә эчегез.
Биттә бетчә булганда, гәрчич маена кыст тамыры порошогын салып җылытырга һәм җылы килеш бетчә өстенә сылагыз.
Чәчне ныгыту өчен: шушы ук катнашманы чәчкә сылап тотыгыз.Ревматизм, буыннар, арка авыртканнан: порошокны зәйтүн маенда кыздырып, җылы килеш авырткан урынга сылагыз һәм бәйләп куегыз.
Теш авыртса, авыз куышлыгында инфекция булса, 300 мл кайнар суга бер бал кашыгы порошок салып, 40 минут төнәтәсез һәм шуның белән көненә берничә тапкыр авызыгызны чайкатасыз.
Салкын тигәндә компресс әзерләгез: ярты литр зәйтүн маен җылытып, шуңа ике аш кашыгы кыст порошогы һәм шуның кадәр үк бал салыгыз. Катнашманы күкрәк тирәсенә, аркага сылагыз. Өстенә пленка куегыз. Ике сәгатьтән җылы су белән юыгыз. Сәламәтләнгәнче һәр көнне кулланырга да ярый.Иммунитетны ныгыту өчен: бер чәй кашыгы төелгән порошокка бер чәй кашыгы кара тминны кушып, көненә бер-ике тапкыр кулланыгыз. Артыннан җылы су да эчәргә ярый. Яки бал кабып куегыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев