Актаныш

Актаныш районы

16+
Файдалы мәгълүмат

Төшенкелеккә бирелмәс өчен витаминнар чыганагын ясагыз

Гыйнвар ахырына организмда витмаминнар кими башлый. Күпләр хәлсезлеккә зарлана, тиз авырый, төшенкелеккә бирелә. Түбәндәге катнашма ярдәмендә хәлегезне күпкә яхшырта аласыз. Ул - чыннан да, витаминнар чыганагы.

Кирәк булачак:
0,5 килограмм күрәгә;
0,5 килограмм йөзем;
0,5 килограмм караҗимеш;
0,5 килограмм әстерхан чикләвеге;
1 лимон;
0,5 килограмм бал.
Барысын да яхшылап юабыз. Иттарткычтан чыгарып, бал кушабыз. Яхшылап болгатабыз да банкаларга тутырып, суыткычта саклыйбыз.

Көн саен иртән ашауга ярты сәгать кала 1 аш кашыгы катнашманы 0,5 стакан җылы су белән эчәбез. 1 ай эчәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев