Актаныш

Актаныш районы

16+
Һава торышы

Атна уртасында 20 градуска кадәр җылыта

Чәршәмбе, 16 апрельдә, төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр ява, көндез явым-төшемсез. Төнлә +4 градустан + 9 градускача, көндез +14 градустан + 19 градуска кадәр җылыта.

Пәнҗешәмбе көнне, 17 апрельдә, республикада коры һава торышы сакланачак. Төнлә температура +3 градустан -2 градуска кадәр төшәргә мөмкин, көндез +10-15 градус, ТРның көнбатыш һәм көньяк районнарында +20 градус булачак.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, җомга көнне, 18 апрельдә, республикага килгән атмосфера фронты йогынтысында бераз яңгыр явачак, көндез температура +13 - + 18 градуска кадәр булачак. Шимбә, 19 апрельдә, явым-төшем ихтималы зур түгел, көндез +15тән +20 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев