Табаныңа ныграк басып атла!
Һава торышы

Табаныңа ныграк басып атла!

12 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда юлларда урыны белән бозлавык көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын куркынычсызлык чараларын үтәргә чакыра.

«Ашыкмыйча, сак кына хәрәкәт итегез, җир өстенең тигезсезлекләрен исәпкә алып, табаныгызга тулысынча басып атлагыз. Җәяүлеләргә урамны бары билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына чыгарга тәкъдим ителә. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең телефоны — 112», — диелә хәбәрдә.

Нет комментариев