Юл иминлегенә багышланган күргәзмәдә балаларның иҗади эшләре бәяләнде
Мәгариф яңалыклары

Юл иминлегенә багышланган күргәзмәдә балаларның иҗади эшләре бәяләнде

Актаныш районы 1 нче санлы балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган күргәзмә оештырылды.

Күргәзмәнең төп максаты – балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләре турында күзаллау булдыру, юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен ныгыту һәм иҗади сәләтләрен үстерү. Әлеге эштә әти-әниләр дә актив катнашты. Балалар гаиләләре белән берлектә төрле иҗади эшләр әзерләде, юл иминлеге турында фикер алышты.

Чараның тантаналы өлешендә ГБУ «БДД» бүлекчәсе җитәкчесе катнашты. Ул балаларның хезмәтләрен югары бәяләде, нәниләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук әти-әниләргә актив катнашулары һәм балалар белән бергә юл хәрәкәте иминлегенә игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде.

Мондый чаралар балаларда юл йөрү кагыйдәләренә карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүгә, шулай ук балалар бакчасы, гаилә һәм профильле оешмалар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә.


Нет комментариев