Бүген Актанышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының күчмә утырышы уза. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов Актанышта җирле бүлекчә утырышын уздырды.
Сәфәр барышында Ирек Шәрипов район җитәкчелеге һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты, җирле милли-мәдәни, мәгариф оешмалары һәм иҗтимагый берләшмәләрнең эшчәнлеге белән танышты. Ирек Илдус улы киләсе 2027 елның Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиев елы булуын искәртеп, аның туган ягы Актанышта бик күп чаралар оештырылачагын әйтте. Иң элек Татарстанның 45 районыннан бүлекчә җитәкчеләре Актанышка киләчәк.
Ирек Шәрипов үз чыгышында Бөтендөнья татар конгрессының төп бурычларын — татар халкын берләштерү, аның рухи-мәдәни үсешенә ярдәм итү һәм төбәкләрдәге милли традицияләрне саклауны ассызыклады. Ул Актаныш районындагы эшчәнлекне югары бәяләде һәм киләчәктә тагы да активрак булып мәдәни проектларны бергәләп тормышка ашыру мөмкинлекләре турында аңлатты.
Утырыш эшендә бүлекчә җитәкчесе Альберт Мансуров, Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева һәм элеккеге җитәкче Нурулла Нурлыев чыгыш ясады. Алар райондагы милли-мәдәни эшчәнлекнең бүгенге торышы, җирле бүлекчәнең алдында торган бурычлар һәм киләчәккә планнар турында сөйләделәр.
Утырыш барышында район башлыгы урынбасары Фәрит Заһертдинов татар халкының милли-мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә игътибарны юнәлтте. Ул алда планлаштырылган чараларны югары дәрәҗәдә, матур итеп оештырып чыгарга кирәклеген ассызыклады.
Очрашуларда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының ел саен үткәрелә торган чаралары, шул исәптән аларга әзерлек барышы турында мәгълүмат бирелде. Район бүлекчәсе вәкилләре үз тәкъдимнәрен һәм киләчәккә планнарын җиткерде.
Нет комментариев