«Паспорт — ул сезнең йөзегез»: Актанышта 14 яшьлек райондашларга документлар тапшырылды
Бу мөһим

«Паспорт — ул сезнең йөзегез»: Актанышта 14 яшьлек райондашларга документлар тапшырылды

Бүген Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган яшь райондашларыбызга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Салтанатлы чарага 8 егет һәм кыз әти-әниләре белән бергәләп килде — алар өчен бу көн гомерлек истәлеккә әйләнәчәк, чөнки нәкъ менә шушы мизгелдә алар үзләренең беренче мөһим документларын кулларына алды.

Чара барышында Актаныш районы «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Рәмис Хәсәнов яшьләргә паспорт тапшыруның күптән түгел билгеләп үтелгән истәлекле бәйрәмнәр — 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь Татарстан Конституциясе көне — белән бик тыгыз бәйләнгәнлеген сөйләде. Ул паспорт алганнан соң гражданнарның нинди хокукларга ия булулары һәм нинди вазыйфалар йөкләнгәнлеге турында аңлатты.
Паспорт — ул сезнең йөзегез

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов балаларга туган илебезнең лаеклы гражданнары булып үсәргә чакырды:

Паспорт — ул сезнең йөзегез

«Үсәсез, мөстәкыйльлеккә ирешәсез, ләкин кешелеклелекне һәм үз җирегезгә мәхәббәтне йөрәгегездә саклагыз. Россия Федерациясендә яшәвегез белән горурланыгыз. Махсус хәрби операциядәге солдатларыбыз җаннарын биреп көрәшә — аларга тугры калыгыз, башыгызны горур тотып, Актанышның лаеклы уллары һәм кызлары булып яшәгез», — диде ул.

Паспорт — ул сезнең йөзегез

РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айзат Тимиров яшьләрне паспорт алу көне белән котлап, документның аеруча әһәмиятле булуын искәртте:

«Паспорт — ул сезнең йөзегез, шуңа күрә аны сакларга кирәк», — дип ассызыклады ул.

Паспорт — ул сезнең йөзегез

«Бердәм Россия» партиясенең Актаныш районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зәһинә Исламова яшь гражданнарны котлап, аларга Татарстан Конституциясе китапчыкларын тапшырды.

Паспорт — ул сезнең йөзегез

Чара ахырында район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева район ЗАГС бүлегенең эшчәнлеге белән таныштырды һәм яшьләрне киләчәктә дә актив гражданлык позициясендә булырга чакырды.

Паспорт — ул сезнең йөзегез

Бу көн яшь актанышлылар өчен зур тормышка беренче җитди адым— алар инде хәзер үз иле, үз республикасы һәм үз районы алдында тоткан җаваплылыкны тоя.


Нет комментариев