Балалар иҗат үзәгенә йөрүче укучылар махсус хәрби операциядәге сугышчыларга сихәтләндерүче мендәрләр тегә
Балалар иҗат үзәгендә Дизайн студиясен җитәкләүче Разида Зарипова бу көннәрдә укучылары белән үзенчәлекле тегү эше белән мәшгуль. Оста куллы укучылары белән ул махсус хәрби операциядә яраланган солдатларга ул табиблар киңәш иткән мендәрләр тегә.
Мондый төр мендәрләрне «подушка-кость» дип атыйлар. Бу - ортопедик мендәр. Ул операция ясалган авыруларга баш, култык, аяк астына салып ятарга, шул рәвешле авыруларның хәлен җиңеләйтергә ярдәм итә.

«Сөяк -мендәр»не ясау идеясен «Актаныш» волонтерлык хәрәкәтеннән Резеда Храмова тәкъдим итте. Яңа ел бәйрәмнәре ялларында балалар иҗат үзәгендә кизү торганда Резеда белән 17 мендәр тектек. Резеда кисеп, ә мин тегеп тордым, – ди Разида апа.

Мендәр эченә тегүдән артып калган материал кисәкләре, иске, әмма чиста итеп юылган, үтүкләнгән йомшак эчке киемнәр тутыралар. Анысын Резеда Храмова үзе башкарып чыга, Актанышбаш клубында да бу эшне дәвам итәләр. 
Кышкы каникулларда ял итеп килгән балалар мәктәптән соң Дизайн студиясенә килгәч, бу игелекле эшне бергәләп башкаралар.
- Бүген безнең беренче дәрес. Елыбызны игелекле эштән башлыйк әле, – дип Разида апа кызларга сөяк-мендәр өлгесен күрсәтте. Бергәләп тотынгач, эш карышмый. Кызларның кул да кисү-тегү эшенә ятып тора. Башта тукмаларны тиешле үлчәмдә кистеләр, аннан тегү машиналары артына утырып, өлгеләрне тоташтырдылар, -ди Разида апа.
Разида апа тукымаларны өеннән алып килгән, тегү эше белән шөгыльләнгәч, калдык материалларын мендәр ясауга тота. Тагын 10 данә мендәр тышы тегәргә исәплиләр.
Актанышның беренче санлы мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Элеонора Ситдикова студиягә атнага ике тапкыр, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә килә. Студиягә бер генә ел йөрсә дә таба тоткычлар, әнисенә косметика букчасы, алъяпкыч, кофталар текәргә өлгергән. Элеонора, бу һөнәрем кешеләргә файда китерә торган һөнәр, ди.
Актанышның икенче санлы мәктәбенең 4 сыйныфы укучысы Айсылу Шәйхуллина да тегүгә өйрәнүенә бик шат.
Түгәрәккә бер генә ел йөрим, Разида апа пижама, алъяпкыч тегәргә өйрәтте. Иң элек дөрес итеп үлчәргә, аннан өлге сызарга, аны дөрес итеп кисәргә, дөрес яктан тегәргә кирәк. Тегәргә өйрәнүем балаларым үскәндә аларның киемнәрен тегеп куярга, матур киемнәр тегәргә ярдәм итәчәк, -ди булачак хуҗабикә.

Айсылуның сыйныфташы Динә Мөхәммәтдинова түгәрәктә ике ел шөгыльләнә. Солдатларга ярдәм итә алулары белән кызлар бик горурланалар.

Чөнки балалар тыныч илдә укысын, яшәсен, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә алсын өчен сугышчылар махсус хәрби операциядә ут эчендә дошман белән көрәшә.
Сәламәт булсыннар, авырмасыннар, госпитальләрдә ятучылар тизрәк терелеп аякка бассын,- ди кечкенә тегүчеләр, – Безнең мендәрләребез аларга ярдәм итсен, дип тә өстиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев