Курскидагы сугышчы райондашларыбызга Актаныштан җибәрелгән гуманитар ярдәм барып җитте
Махсус хәрби операциядәге райондашларыбыз Актаныштан җибәрелгән унсигезенче гуманитар йөкне кабул итеп алды.
Актаныштан ял көннәрендә юлга кузгалган гуманитар йөк сугышчыларыбызга барып җитте.
Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев җитәкчелегендәге делегация Курск өлкәсендәге якташларыбыз белән очрашты инде. Биредәге сугышчылар соравы буенча броняланган УАЗ автомобилен, шулай ук башка ярдәмне тапшырдылар.
Алда әле юлчыларыбызны тагы да озын сәфәр көтә. Башка якташларыбызга да туган як җылысын тапшырасы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев