Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Пучы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Сабантуйда күңел ачты

Сабантуй — татар халкының иң күңелле бәйрәме! Без дә үзебезнең «Пучы картлар һәм инвалидлар йорты»нда тәрбияләнүче өлкәннәребезне ял иттерү максатыннан Сабантуй бәйрәме уздырдык.

Татарлар, Рәсәйнең кай тарафында гына яшәмәсен, алар Сабан туен бик хөрмәтләп уздыралар. Башка милләт вәкилләренә дә бу бәйрәмнең бөтен матурлыгын күрсәтәләр, алар да бу бәйрәмдә бик теләп катнашалар.

Сабан туенда борынгы гореф-гадәт, җыр-бию, төрле йола һәм уеннар бер-берсе белән үрелеп бара.

Шушы зур бәйрәмне уздыруда иң зур өлеш керткән, һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торган иганәчеләребез- Джурабекова Лилиягә, Файзуллин Вәсим абыйга, Тажимова Камиллага, Мөхәммәдиева Илизага чын йөрәктән рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.

Шулай ук читтә калмаган авылдашларга, калган игелекле кешеләргә рәхмәтебез чиксез. Алга таба да игелекле гамәлләр кылу өчен көч-куәт, дәрт һәм илһам булсын. Аллаһы тәгалә үзегезгә көтмәгән, уйламаган җирләрдән өеп бирсен. Сез олы йөрәкле кешеләр…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев