Бүген Актанышта махсус хәрби операция ветеранының никахы һәм Г. Афзал премиясен тапшыру көтелә
Хәерле иртә, дуслар! Бүген — 11 ноябрь, сишәмбе.
Бүгенге истәлекле даталар:
Икътисадчылар көне — 2015 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу дата 1765 елда Ирекле икътисади җәмгыятькә нигез салу хөрмәтенә гамәлгә куела.
Офтальмологлар көне — күзләребезне саклаучы белгечләргә ихлас рәхмәт белдерәбез!
Беренче Бөтендөнья сугышы тәмамлану көне — Хәтер һәм тынычлык көне.
Шулай ук бүген «Титаник» фильмы йолдызы, атаклы актер Леонардо Ди Каприоның туган көне — аңа 51 яшь тулды.
Актанышта бүген:
ЗАГС бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучы, якташыбыз Тимур Шәяхмәтов һәм аның сөйгәне Алсу Галиева тантаналы рәвештә никахлашачаклар.
Әдәби очрашу кысаларында Такталачыкта туган Халык шагыйре Гамил Афзал премиясе тапшырылачак.
Көнебез күңел күтәренкелегендә узсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев