Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле?

Сак булыгыз: Бүген 11 сәгать 48 минутта Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе 2024 елның 9 гыйнварында 11 сәгать 48 минутта республика территоиясендә шторм кисәтүе турында игълан итте.

2024 елның 10- 15 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18..-24 градус салкын булачак. Бу нормадан 9-15 градуска түбәнрәк. 11 гыйнварда урыны белән 33 градуска кадәр суытачак. Көндезләрен -16..-21° градус салкыннар көтелә. 

Табигатьнең кырыс шаяруы аяныч фаҗигаләргә китермәсен өчен саклык чараларын күрү мәҗбүри!

Нәкъ тә аномаль шартларда, куркыныч метеорологик күренеш аркасында энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларында (суүткәргеч һәм канализация челтәрләре, җылылык, электр һәм газ белән тәэмин итү системалары) һәлакәтләр барлыкка килә;

техноген янгыннар килеп чыга һәм кешеләрнең углекислый газ белән агуланулары арта;

шулай ук автомобиль һәм тимер юл транспортында гадәттән тыш хәлләр (хәлләр) килеп чыгу ихтималы арта, һава шартлары республика территориясендәге аэропортлар һәм тимер юл вокзаллары эшен чикләргә мөмкин. 

Халык арасында салкын тию һәм туңу очраклары булуы ихтимал.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаhым сакласын инде,афэтлэре булмасын,куз яшьлэре тугелмэсен,Эмин.Адэм балалары исэн САУ,доньялар имин булып,хэерле имин гомерлэр бирсен Аллаhым барча кешегэдэ.