Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актанышның гүзәл затлары «АвтоТуташ-2024» бәйгесендә осталыкларын күрсәтә

Бүген Актанышның гүзәл затлары «АвтоТуташ-2024» бәйгесендә осталыкларын күрсәтә.

Бәйгедә Актаныш районында яшәү урыны буенча теркәлгән, "В" категорияле йөртү таныклыгы булган, шәхси автомобильле хатын-кызлар катнаша.

Бәйге ике өлештән тора: компьютерда юл кагыйдәләренә багышланган биремнәр чишү һәм автомобильне фигуралы йөртү. Өстәмә биремнәр дә бар. Автотуташлар автомобильләрен бизәп аны якларга да тиеш. Шулай ук конкурска алар "Юл куөркынычсызлыгына хатын-кыз карашы" темасына баннер яки видеоязма ясап алып килгәннәр. 

"АвтоТуташ-2024" бәйгесе "Яшьлек" яшьләр үзәге каршында бәйрәмчә башланып китте. Барысы 10 райондашыбыз бүгенге конкурска әзерләнеп, яхшы кәеф белән, җиңү яуларга дип килгән.

Конкурсантларны ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев, ДАИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова сәламләп уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев