Актаныштагы «Автотуташ-2024» конкурсы җиңүчесе: Быел ничек тә призлы урын алу максаты куйган идем
«Автотуташ» бәйгесе районыбыздагы машина йөртүче хатын-кызлар арасында елдан-ел популярлаша бара, дип әйтә алабыз. Бүген, 11 июльдә узган «Автотуташ-2024» конкурсында 10 гүзәл зат катнашты, аларның дүртесе район балалар бакчалары тәрбиячесе иде. Җиңүне дә педагог Айгөл Мәрдәнова яулады. Айгөл «Быел ничек тә призлы урын алу максаты куйган идем», ди.
Татарстан Республикасының Дәүләт автоинспекциясе, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" республика дәүләт учреждениесенең мәгариф оешмалары белән кулга-кул тотынып эшчәнлек алып баруы мактауга лаек, чөнки сабый чактан ук балалар элементар юл кагыйдәләрен үтәргә өйрәнә, мәгънәсенә төшенә, кагыйдәләргә таянып юлда йөрүнең кешеләр иминлеген тәэмин итүен аңлап үсә.
Шушы даирәдә кайнаган педагоглар «Автотуташ-2024» бәйгесенә бик теләп кушылганнар. Ун катнашучының дүртесе район балалар бакчалары тәрбиячеләре иде. «Әтәчкәй» балалар бакчасыннан Айгөл Мәрдәнова әлеге бәйгенең җиңүчесе булды.
Машина йөртә башлавыма 8 ел, таныклыкны 2016 елда алган идем. Укытучым, «Белая» автомәктәбе инструкторы Раил Садретдиновка яхшы итеп укытканы өчен зур рәхмәт, беренче тапкырдан ук имтиханнарны тапшырып чыктым. Таныклык алу белән даими машина руле артында мин. Үземне тәртипле автомобиль йөртүче дип саныйм, шушы вакытка кадәр бер штраф та килгәне булмады.
«АвтоТуташ» бәйгесенә катнашасым килеп йөрсә дә, беренче тапкыр былтыр үземне бәйгедә сынап карадым. Шунда киләсе елга ничек тә призлы урынга керергә дигән алмаксат куйдым. Быелгы конкурста призлы гына түгел, ә беренче урынны алдым. Моңа әле ышанып та булмый, чөнки конкурска килгән кызлар барысы да тәҗрибәле автомобиль йөртүчеләр, – дип шатлыгы белән уртаклашты Айгөл.
Җиңүче автотуташыбызга былтыргы конкурс юл йөрү кагыйдәләрен тагы да ныграк белергә этәргеч ясый. Бәйгедән кайтуга Айгөл телефонына юл йөрү кагыйдәләре буенча биремнәрне махсус кушымта аша телефонына урнаштыра. Бер ай дәвамында тестларны чишә, соңыннан да вакыты булган саен кушымтаны ачып кагыйдәләрне кабатлый һәм быелгы конкурста тестны бер хатасыз эшләп чыга.
Машина йөртү осталыгын тикшергәндә, балларын киметкән параллель парковкалауны да камилләштерә. Ел буена тормыш иптәше белән күнекмәләр ясыйлар, Актаныштагы парковка мәйданчыкларына барып параллель парковкалауны шомарталар. Нәтиҗәдә, Айгөл бу биремне дә уңышлы үтәп чыга.
Тагын бер тәрбияче Кадрия Әдһәмованың руль артына утыруына 13 елдан артык. Балалар бакчасында эшләүче ханым юл йөрү кагыйдәләрен машина йөртү таныклыгы алганчы ук бик яхшылап өйрәнә. Чөнки бакча балаларына программа нигезендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәресләр керә, ә Кадрия Вәсим кызы бу дәресләрне инде 30 елга якын алып бара. Берничә тапкыр «Яшел ут» республика конкурсында җиңеп чыккан педагог та әле ул. Ә «АвтоТуташ-2024» конкурсына ул үзенең машина йөртү осталыгын тикшерергә дип килгән.
- «АвтоТуташ» конкурсына икенче ел катнашам. Былтыр конкурсның ничек үтүен үз тәҗрибәмдә белдем. Быел белдерүне күргәч, тагын катнашырга булдым. Юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан сорауларын карый, әзерләнә башладым. Кагыйдәләрне болай да елга ике тапкыр кабатлап, биремнәрне чишүне гадәткә керттем. Ә машина бизәргә идеяне бакчадагы балаларым тәкъдим итте.
Кул бармакларын төшереп светофор төсләре белән бизәдек.
Элегрәк ир-егетләр хатын-кыз машина йөртүчеләргә өстенрәк карыйлар иде, хәзер автотуташларга ихтирам арта. Чөнки хатын-кызлар юлларда тәртипле йөри, кагыйдәләрне бозмаска тырыша, -ди Кадрия Әдһәмова.
Берочтан педагог шатлыклы хәбәре белән дә уртаклашты: «IT- Перемена» сайты үткәргән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган бәйгедә Кадрия Вәсим кызы төркеменә йөрүче өч бала призлы урыннар яулаган. Менә шундый җәмгыятебездә юл йөрү иминлегенә җаваплы караштагы шәхесләр булганда юлларда хәвеф-хәтәрләр кимер, кагыйдәләрне киләчәк буын төгәл үтәр.
Җиңүгә кадәр кызларыбызга шактый сынауларны җиңәргә туры килде. Имтихан «АвтоТуташ-2024» бәйгесен ачып җибәрүгә үк башланды. Һәрбер катнашучы конкурска автомобилен бизәп алып килергә һәм якларга тиеш иде. Бу биремгә гүзәл затлар аеруча тырышып әзерләнгән.
Аш-су остасы Лилия, мәсәлән, көн саен автомобиле белән тәмлүшкәләр илтергә юлга чыга, машинасын шушы тема буенча бизәгән.
Алып баручы, тамада Гөлназ Газизовага бу биремне үтәүдә тиңнәр булмады. Заман белән бергә атлаучы, иҗади чын татар ханымы, калфагын да чәченә бик матур итеп кадап куйган. Автомобилен яратып, кадерләп торуы әллә каян сизелә. Бәйгегә багышлап шигырь язган, юл кагыйдәләренә мәхәббәтен җыры аша да чагылдырды.
Гөлназның текә чит ил машинасының капотында Россия һәм Татарстан флаглары төсендәге шарлар бизи. Түбәдә исә чиксезлек символын күрсәткән шар- юл кагыйдәләрен белүнең чиге юк, димәк.
- Быел минем юбилей-«В» категорияле йөртү таныклыгы алуыма 15 ел. Таныклык алгач, тотылган машина алган идем. Анды ныклап йөртү осталыгымны шомарттым, ләкин машинам ватылып борчыды. Шуннан бирле автомобильне салоннан алам, дилер-үзәкләре машинаның төзеклеген бик җентекләп тикшерәләр, төзәтәләр, техник хезмәт күрсәтәләр. Бик уңайлы. Шуңа җаным тыныч. Ә «АвтоТуташ» конкурсына беренче тапкыр гына катнашам. Бик файдалы бәйге- бөтен кагыйдәләрне яңа баштан кабатладым.
- Үзегезне тәртипле йөртүче дип саныйсызмы?
- Әйе, дип әйтә алам. Барлык юл билгеләренә игътибарлымын. Әмма кайвакыт тизлекне 40 километр сәгатьтән арттырган өчен штрафлар килгәне бар. 20 көн эчендә түләп куям, чөнки шулай эшләгәндә штраф суммасының яртысын гына түлисе.
Рәмилә Мингазова «Белая» автомәктәбендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган биремнәр чишкәндә һәм автомобиле белән фигуралы йөрүдә Айгөлдән беразга гына калышып «Автотуташ» бәйгесендә икенче урын яулады.
- Бәйге хакында үтеп киткәч кенә ишетә идем. Быел ДАИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтованың статусында белдерүне күрдем дә катнашырга уйладым. Машина йөртү таныклыгын 20 яшемдә алган идем, руль артында хәзер 12 ел йөрим. Барлык кагыйдәләрне төгәл үтим, 10 яшьлек кызымны арткы урындыкка иминлек каешын такмыйча утыртканым юк,- ди Рәмилә.
Район ДАИ җитәкчесе Ринат Шәмисиев «АвтоТуташ» бәйгесенең юл йөрү кагыйдәләрен белүне популярлаштыруда роле зур булуын билгеләде:
-Әгәр хатын-кызлар юл йөрү кагыйдәләрен яхшылап өйрәнсәләр аларга бернинди четерекле хәлләр дә куркыныч булмаячак,- дип гүзәл затларның ир-ат йөртүчеләрдән аерылып тормавын искәртте Ренат Радик улы.
Җитәкчесенең фикерләрен ДАИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да хуплады:
- Юлларда автомобиль хәрәкәте елдан-ел арта. Шуңа күрә дә кагыйдәләрне белү, кагыйдә буенча хәрәкәт итү аеруча мөһим. Ә «АвтоТуташ» бәйгесендә катнашырга уйлаган ханымнар бу кагыйдәләрне тагы бер тапкыр күз уңыннан кичерә, искә төшерә. Быел катнашучыларның артуы аеруча сөенечле. Киләчәктә дә «АвтоТуташ» бәйгесе популярлыгын югалтмас дигән теләктә калабыз!
«АвтоТуташ-2024» бәйгесенең җиңүчеләре:
1 урын- Айгөл Мәрдәнова,
2 урын- Рәмилә Мингазова,
3 урын- Альмира Хуҗина.
Видеороликлар конкурсында:
1 урын- Ландыш Кирамова,
2 урын- Рәмилә Мингазова,
3 урын- Кадрия Әдһәмова.
Машиналарны бизәп яклау буенча:
1 урын- Гөлназ Газизова,
2 урын- Кадрия Әдһәмова,
3 урын- Рәмилә Мингазова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев