Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Авыр габаритлы йөк автомобильләрен контрольгә алганда юлларыбызны саклап калып булачак

Актаныш муниципаль районында юл хәвефсезлеген тәэмин итүдә өч проблема бар. Автомобиль юлларының сакланышы, балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау, яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге, мәгариф оешмалары урнашкан биналар каршындагы юлларның һәм юл яннарындагы полосаларның куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә ирешү көн кадагындагы мәсьәләләр.

2023 елда Чаллы шәһәренең "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ" тарафыннан Актаныш районына зур габаритлы һәм авыр йөк ташый торган автомобильләрне тикшерү буенча 74 рейд оештырылган, алар белән бәйле 6 административ кагыйдә бозу ачыкланган. Бу очракта РФ КоАПның 12.21 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган.

2024 елда исә 5 тикшерү оештырылып, тикшерү барышында административ материаллар төзелмәгән. 

Актаныш районы буенча муниципаль юлларда зур йөк автомобильләренең хәрәкәтенә бәйле шикаятьләр бик күп. Чаллы шәһәренең "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ" директоры Сергей Карпов әйтүенә караганда, муниципаль юлларда йөрү өчен рөхсәтне Мәскәүдәге "Росавтодром" яки әлеге җәмгыятьнең вәкаләтенә ия "Росдормониторинг" ФКУ учреждениесе генә бирә ала. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ" бу төр автомобильләрнең регионара һәм муниципальара маршрутын ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша гамәлгә ашыра.

2023 елда Актаныш районы юллары аша йөргән авыр йөк транспорт чаралары хәрәкәте маршрутларына карата 117 шикаять һәм зыянны каплауны сорап  45 801, 11 сумлык 42 данә исәп-хисап кәгазе җибәрелгән. Бу- район бюджетына керә торган акчалар, алар җирле юлларга зур йөк транспорт чаралары хәрәкәтеннән китерелгән зыянны каплау өчен алына, юллардагы ватык урыннарны төзекләндерүгә юнәлдерелә. Бүгенгә Актаныш районындагы автомобиль юллары картасы 59 процентка үтәлгән.

Сергей Ильич, район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә, ЮХИДИ белән берлектә авыр габаритлы йөк автомобильләрен системалы рәвештә контрольгә алу оештырылганда, эш нәтиҗәле һәм  зыянны каплау буенча китерелгән суммалар күпкә артыграк булачак дип белдерде:

- Яз килә, кар эри, быел башка еллар белән чагыштырганда, кар шактый күп, артык дымлылык юлларның конструктив элементларының күтәрү сәләтен киметә. Зур йөк автомобиль-транспорт чаралары юлларның эксплуатация сыйфатына тискәре йогынты ясый, юллар җимерелә, бары тик гомуми көч белән генә без куркынычсыз, сыйфатлы юлларны булдыра алабыз,- диде Сергей Карпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев