Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Бала- төп пассажир!

Балаларның юлдагы иминлеген тәэмин итү максатыннан Актаныш районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре- ДАИ җитәкчесе, полиция капитаны Ренат Шәмсиев, инспектор Инсаф Мингазов, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова «Бала- төп пассажир» акциясе кысаларында чираттагы рейдка чыктылар.

Рейдлар, акцияләр үткәрүнең төп максаты- балаларны махсус автокреслолардан һәм куркынычсызлык каешлары эләктермичә йөртүче, җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләрне ачыклау.

Юл- патруль хезмәте экипажы яшь пассажирларны автомобильләрдә 
йөрткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куйдырмау буенча системалы эшчәнлек алып бара. 

Юл- аеруча зур игътибарлылык таләп итә, кызганычка каршы башка автомобиль йөртүчеләрнең гаебе белән, игътибарсызлыклары аркасында кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрүче автомобиль хуҗалары да зыян күрәләр.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта, аларның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен махсус автокреслолардан файдаланып кына йөртелергә тиеш.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында исләренә төшерә.

Автомобильдә хәрәкәт иткәндә тиешле тизлекне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев