Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Булачак әти-әниләр! Туасы сабыйларыгызга автокресло алдыгызмы әле?

Бүгенге әти-әниләре заман белән бергә атлый: туачак сабый өчен алдан ук әзерлек күрелә, күңелле бәйрәмнәр — баланың җенесен ачыклый торган гендер-патилар оештырыла, өйләрне шарлар белән бизиләр, яңа җиһазлар, кирәк-яраклар сатып алалар. Бала дөньяга килү белән аның өчен барлык уңайлыклар тудырыла. Шул ук вакытта иң мөһим сорауны да бирәсе килә: баланың юлдагы иминлеге турында уйландыгызмы? Автокресло — ул өстәмә җиһаз гына түгел, ә кечкенә пассажирның тормышын һәм сәламәтлеген саклаучы мөһим чара.

Нәкъ менә шушы максаттан Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм Социаль яклау бүлегенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Эльвира Хәмидуллина Актаныш район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегенең консультация бүлекчәсендә булачак һәм яшь әниләр белән очрашу үткәрделәр. Очрашу барышында белгечләр файдалы киңәшләр бирде, җанлы әңгәмә корды, белешмәлекләр таратты.

Куанычлысы — очрашуда катнашкан әниләрнең күбесе инде балаларының иминлеген кайгыртып, автокресло сатып алган. Аларга чын күңелдән «афәрин!» диябез

2025 елның 29 декабреннән Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 12.23 нче маддәсе, 3 нче өлешенә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. № 525-ФЗ Федераль законы нигезендә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык сизелерлек катгыйланды.

Әлеге үзгәрешләр шофёрларга да, пассажир ташучыларга да кагыла.

  • Шофёрлар (шул исәптән «Профессиональ керемгә салым» махсус режимында эшләүче, такси хезмәте күрсәтүче үзмәшгульләр дә) балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган очракта хәзер вазифаи затлар кебек җавап тота.

  • Юридик зат булмыйча пассажир ташу белән шөгыльләнүчеләр (шәхси эшмәкәрләр һ.б.) җаваплылык ягыннан юридик затлар белән тигезләштерелә.

Штрафлар артты

Балаларны йөртү таләпләрен үтәмәгән өчен штрафлар түбәндәгечә билгеләнде:

  • Шофёрлар өчен — 5 000 сум
    (элек 3 000 сум иде)

  • Вазифаи затлар өчен — 50 000 сум
    (элек 25 000 сум)

  • Юридик затлар өчен — 200 000 сум
    (элек 100 000 сум)

Шулай итеп, балаларны йөртү өлкәсендә административ җаваплылык шактый көчәйтелде. Бу чараларның төп максаты — юл хәрәкәте вакытында сабыйларның иминлеген тәэмин итү, ата-аналарны җаваплылыкка чакыру.

Бала гомере— иң зур кыйммәт. Аның хәвефсезлеге турында кайгырту бүгеннән үк башлансын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев