Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Домовёнок- Озорник» Пучы балаларына юл кагыйдәләрен аңлатты

Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге балаларны кече яшьтән юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күптөрле эш формаларына мөрәҗәгать итә. Бу киләчәккә тәрбияле, кагыйдәләрне төгәл үтәүче, итәгатьле, башкаларга хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр, пассажирлар, җәяүлеләрне тәрбияләү дигән сүз.

                Әлбәттә, балаларны кагыйдә ятлатып кына бу максатка ирешеп булмый. Ә менә уенлы-рольле дәресләрне укучылар, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар ярата, көтеп ала. Тамаша-әкиятләрне бигрәк тә.

         Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау дәүләт бюджет оешмасы чакыруы буенча "Шәхси эшмәкәр Закирова"ның театр коллективы "Домовёнок- Озорник" спектакле белән Пучы мәктәбенә килде. Театр артистлары бер сәгатькә якын залдагы 200 баланың күңелен ачты, берочтан юл кагыйдәләрен төшендереп укучылар белән уеннар оештырылды, табышмакларга җаваплар эзләнде. Артистларның һәр чыгышы яшь тамашчыларның кәефен күтәрде, уйландырды.  

           "Домовёнок- Озорник" спектаклен агымдагы елның беренче кварталында район балалар бакчаларына йөрүче нәниләр караган иде. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда 400 балага әлеге тамаша аша юл йөрү кагыйдәләре аңлатылды. Район Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова әлеге спектакльнең балаларга бушлай күрсәтелүен әйтте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев