Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Иске Кормаштагы 1230 шәхси техниканың 72 проценты техник карау узды (фотолар)

Иске Кормаш авыл җирлеген «Россиия техник күзәтчелек бүлеге»нең Актаныш районы буенча вәкиле Илдус Хәкимов шәхси техникаларына җаваплы караучы җирлек дип бәяли. Шәхси хуҗалыклардагы техникаларга техник карау үткәрергә нәкъ тә шуның өчен әлеге авыл җирлеге сайлап алынган да инде.

 

           Иске Кормашта техник карау үтәргә тиешле 1230 шәхси техника исәпләнә. Илдус Хәкимов җирлектәге машина-тракторларның  72 процентына техник карау уздырылды, ди. Әмма тикшерелергә тиешле техникаларның арбалары карауга азрак чыгарылган.  Хисаптагы 32 трактор арбаларының нибары 7-се генә тикшерүчеләр игътибарына куелган иде, башкаларына да дәүләт теркәвен уздырырга кирәклеген хуҗалары онытып җибәргән.

           Илдус Хәкимов  юлда имин йөрү өчен юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, шулай ук техникаларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче элементларның булуы мөһим, ди. Машина-тракторларның төзеклеге,  тормоз, руль системаларының сәгать кебек эшләве юлда фаҗигаләрсез йөрергә ныклы нигез.

             Аерым җирлекләргә килгәндә Иске Кормаш белән беррәттән Иске Айман, Теләкәй, Киров, Чалманарат, Татар Суыксуы  җирлекләре техник карауларга җитди якын килгән. Ә менә Аеш, Усы, Күҗәкә, Татар Ямалысы, Мәсәде җирлекләрендә техник карауга игътибар аксый. Юридик затларга куелган таләпләр шәхси затларга да кагыла. Техникаларның документациясенең тәртиптә булуы, техниканың иминиятләштерелүе, йөртүченең таныклыгы- барысы да энә күзеннән үткәрелә.

       Шәхси авыл хуҗалыгы техникасы белән районда  2020 елда авария теркәлгән. "Трактор белән булган фаҗигаләр күпкә куркынычрак һәм күләмлерәк, чөнки зур габаритлы техниканың зыяны да зур була, шуңа күрә хуҗаларны, техника йөртүчеләрне аеруча игътибарлы булырга чакырам", дип Илдус Мәхиян улы райондашларны үзләренең һәм башка юлдашларының гомеренә сак карарга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев