Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Рөстәм Ильясов: Үз эшебезне вакытында, тиешенчә үтибез икән- кеше гомерләрен саклыйбыз!

Актаныш районы территориясенә караган М-7 федераль трассасында ял көннәрендә коточкыч 3 юл һәлакәте теркәлде. Әлеге фаҗигадә 4 кешенең һәлак булуы барыбызда да урынлы борчу уята. Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы нәкъ тә шушы фаҗигаләргә бәйле рәвештә узды.

Утырыш эшенә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислек итте. Киңәшмәдә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзалары, аерым алганда, Россия Эчке эшләр бүлегенең Актаныш полиция бүлеге җитәкчесе Марат Минһаҗев, район ЮХИДИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев, 103 нче янгын сагы хезмәте җитәкчесе Илдар Мортазин, район юлларын карап, чистартып торучы оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. 

3, 4 нче февраль көннәрендәге һәлакәт килеп чыккан участокка анализ ясаганнан соң биредә аварияләрнең бик еш һәм аларда үлем очракларының да күп булуы ачыкланган. 2023 елда ике балигъ булмаган баланы югалту да нәкъ шушы урындагы һәлакәткә туры килә. 

2023 елда әлеге юл участогы өчен «Татавтодор» ҖЧҖ җавап биргән, быел юлны карап тору  контракты «Стройинженеринг» ҖЧҖ белән төзелгән. Ә юлның хуҗасы булып «Волговятскуправдор» федераль казна оешмасы санала. Актаныш районы юл куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында онлайн рәвештә "Волговятскуправдор"ның Татарстан Репсубликасы филиалы җитәкчелеге дә катнашты.

Шимбә, якшәмбе килеп чыккан аварияләрнең сәбәбен җитәкчеләр ул көнге һава шартларының аеруча катлаулы булуы белән аңлатты. Икенче сәбәп, белгечләр фикеренчә, бу урында машина йөртүчеләр еш кына тизлекне арттыра, тоташ линияле юл билгесен кисеп каршыдагы автомобильне узып китә. Шул рәвешле юл фаҗигаләре килеп чыга. 

— Хәзерге вакытта бу урында яңа федераль юл салына. Киләсе елга без бу авыр участоктан яңа төзелгән беренче категорияле юлга күчәчәкбез. Димәк, берничә полосалы юлда каршы якка чыгу бөтенләй мөмкин булмаячак,- ди вәкилләр.


Рөстәм Алмаз улы «Волговятскуправдор» оешмасы җитәкчеләренә, 2024 елда юлны карап, чистартып, тәртиптә тоту буенча килешү төзелгән «Стройинженеринг» оешмасы белән берлектә, әлеге юл участогына тагы да игътибарны көчәйтергә, җитешсезлекләрне бетерергә кушты. Территориядәге юлга бозлавыкка каршы сибелә торган реагент матдәсенең составы тиешле таләпләргә туры килеп җитми. Шуңа күрә юллардагы бозлавык ахырына кадәр эреми, боз катламнары машина тәгәрмәчен уйната, кирәкмәгән юнәлешкә борып җибәрә. 

Юл кырыйларының халәте дә куркынычсызлык кагыйдәләрен, тиешле нормативларны боза. Чистартканнан соң юл кырыйларына өелеп барган карның биелеге 2 метрдан да артып киткән урыннар бар. Бу исә машина йөртүченең күз күремен чикли. Вакытында һәм тиешенчә кардан чистартылмау аркасында юл полотнасының киңлеге тарая, чокырлар барлыкка килә.

Һава торышына, юллардагы һәлакәтләр вәзгыятенә бәйле рәвештә, Киров борылышыннан Качкын авылына кадәр берничә тапкыр озын бөкеләр барлыкка килде. Рөстәм Ильясов хокук саклау органнары җитәкчеләренә Киров борылмасыннан Качкын авылы аермасына кадәр һәм Пучы борылышыннан Минзәлә шәһәренәчә булган юл участокларына күчмә тикшерү үткәрергә, кимчелекләрне ачыклап тиз арада хәл итәргә кушты. Әлбәттә, кичекмәстән, тизлекне киметү турындагы юл билгеләрен һәм машиналарның тизлеген арттыруын контрольгә алучы видеокүзәтү җайланмаларын урнаштыру мөһимлеге әйтелде. Шулай ук биредә төзелеш баруын искәртүче билгеләр дә урнаштырырга кирәк. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов әлеге мәсьәләләрне ЮХИДИның Татарстан Республикасы идарәсе белән берлектә башкарырга тәкъдим итте. Иң куркыныч юл участокларының халәтен тәүлек дәвамында карап тору зарур. Юл төзүчеләр карьерлардан федераль юлларга табигый материаллар ташыганда машина тәгәрмәчләренә  кызыл балчык, ком ияреп менә, әлеге балчык кар белән буталып, юлларны пычрата, тайгак ясый. Шул рәвешле башка автомобильләр өчен авария куркынычы туа. 

Район эчендәге регионара юлларның бүгенге торышы да канәгатьләнерлек түгел. Бигрәк тә җитәкчеләрне Актаныш-Пучы, Кәзкәй авылы тирәсендәге, Киров-Бикчәнтәй юллары борчый. Бу юлларга «Главдортранс» ГКУ хуҗа, «Татавтодор» оешмасы исә 2024 ел дәвамында әлеге юлларны карап тору хокукын отты. Нефть, башка инерт материаллар ташучы зур йөк автомобильләре район юлларын вата, пычрата. Ә бу исә башка машина йөртүчеләрнең, пассажирларның иминлегенә кизәнү дигән сүз. Регионара юлларны төзекләндергәндә, әлеге автомобильләрне йөртү буенча аерым маршрут булдыру турында карар кабул ителде.

Быелгы кыш һәммәбез өчен сынау булды. Синоптиклар 2024 елда карның башка еллар белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк явуын ачыклаган. Рөстәм Ильясов шундый шартларда да районыбызның «ИТК», «Актаныш юллары», «Коммунсервис» МУП коллективларының намус белән үз эшләрен башкаруын билгеләп узды. Авыл җирлекләрендә исә урамнарны кардан хуҗалыклар ярдәме белән чистартылды.
Районда кар чистарту техникалары җитәрлек.

-Үз эшебезне вакытында, тиешенчә үтибез икән,  без кешеләр гомерен саклыйбыз. Һава торышына бәйле рәвештә, кеше гомерләре өзелергә тиеш түгел,- диде Рөстәм Ильясов утырыш эшен йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев