Күренекле шагыйрә Клара Булатова вафат
Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Каләмдәшебезнең урыны җәннәттә булсын, диелә хәбәрдә.
* * *
Клара Булатова - Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, дистәдән артык шигырь китаплары авторы.
1970 елдан ССРБ Язучылар берлегендә тора. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1994), Саҗидә Сөләйманова премиясе (2007), Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015). Клара Булатованың үсмерлек һәм яшьлек еллары Сарман районындагы Ләке авылында, керәшеннәр арасында үткән. Шуңа күрәдер дә, Клара Булатованың керәшеннәргә булган аерым бер ихтирамлы, эчкерсез яратулы мөнәсәбәте үзе иҗат иткән әсәрләрдә дә урын алган. 2011 елда басылып чыккан “Келәү” китабындагы барлык шигырьләре, повесте тулысынча керәшеннәргә багышланган.
19 мартта аңа 89 яшь тулган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев