Актаныш

Актаныш районы

16+
Кырлардан хәбәрләр

Актаныш игенчеләре язгы чәчүгә җыена

Актаныш районы игенчеләре көне ел туйдырырлык мөһим компаниягә- язгы чәчү эшләренә әзерләнә. Җирләр кардан арчылуга калкулыкларда урнашкан басуларда дым каплату, күпьеллык үлән чәчелгән һәм уҗым культуралары биләгән мәйданнарны минераль ашламалар белән өстәмә тукландыру эшләре башланды.

Районыбыз аграрийлары һәр кыр эшләрен тиешле вакытта һәм технологияләрне төгәл үтәп башкарып чыга. Быел да игенчеләребез сынатмас, күпчелек хуҗалыклар басуларында техника гөрелтесе яңгырый да инде. 

Бүген, 15 апрель көненә 3999 гектар мәйданда көзге культуралар, 7307 га мәйданда күпьеллыклар минераль ашлама белән тукландырылды. 

Дым каплату эшләре дә уңышлы бара. 4917 гектар күпьеллык культуралар үстерелә торган басуларыбызда дым каплатылды, шулай ук көзге уҗымнар да күз уңында. ЗЯБ сөрү башланып китте. Күп тә үтмәс, игенчеләребез язгы культураларны чәчүгә дә төшәр. Эшләре генә уң бара күрсен!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев