«Әнәк» агрофирмасы һәм Нур Баян исемендәге хуҗалыкта көзге бодай урагы башланды
Актаныш районы хуҗалыклары урып-җыю эшләрен башлап җибәрде. «Әнәк» агрофирмасы һәм Нур Баян исемендәге хуҗалыкта көзге бодай урагы башланды.
"Әнәк" агрофирмасы уңганнары 126 гектар мәйданнан көзге бодай культурасын суктырды инде. Гектар куәте 41, 6 центнер.
Нур Баян исемендәге хуҗалык комбайнчылары 57 гектар мәйданнан шулай ук көзге бодай җыеп алды. Бер гектар мәйданга 41, 6 центнер бөртеклеләр туры килә.
Район башлыгы Ленар Зарипов игенчеләребез белән очрашып, аларга уңышлар теләде:
Игенчеләребез урып-җыюны башлады. Булган уңышны түкми-чәчми, югалтуларсыз җыеп алырга язсын. Хәерле сәгатьттә!- дип яза ул үзенең рәсми Телеграм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев