«Әнәк» агрофирмасы язгы чәчү эшләренә тулысынча әзер
«Әнәк» агрофирмасы районыбызның иң эре җир биләүчеләренең берсе. Шулай булуга да карамастан авыл хуҗалыгы тармагының һәр юнәлешендә комплекслы эш оештырылган.
Инде агрофирмада чәчүлек орлыкларны кабат эшкәртү тәмамланды, симәнә агулау яхшы гына бара. Көзге культураларны һәм күпьеллыкларны минераль ашлама белән тукландыру ахырына якынлаша. ЗЯБ сөрү, күпьеллыкларны дым белән каплатуда да әнәклеләр район буенча алда баралар.
- Язгы чәчү эшләрен тулы әзерлек белән каршылыйбыз. Моны инде без районкүләм семинарда да күрсәттек, тәҗрибә уртаклаштык. Чәчү эшләрен 3-4 көннән башларга ниятлибез,- ди тәҗрибәле агроном Айзат Фазуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев