Актаныш

Актаныш районы

16+
Кырлардан хәбәрләр

«Әнәк» агрофирмасы кояшлы көннәрдә терлек азыгы әзерләргә ашыга

«Әнәк» агрофирмасы кояшлы көннәрдән файдаланып калырга ашыга, күмәк һәм җитез көч белән терлек азыгы әзерли.

6800 баш терлек асраучы «Әнәк" агрофирмасы хәзер сезонның төп бурычларының берсен – терлекләр өчен сыйфатлы азык әзерләүне хәл итә. Бүгенге кояшлы көн хуҗалык өчен бәһасез мөмкинлек ул. 

Синоптиклар бүген-иртәгә үк яңгырлар явар дип фаразлый. Явым-төшемнәр игеннәр үсешенә файдалы, әмма терлек азыгы салырга аяз көннәр кирәк.

Хәзер һәр сәгать исәптә, – ди "Әнәк" агрофирмасы директоры Фаил Газетдинов. - Без һава торышы уңай булганда тизрәк сенаж салырга ашыгабыз, моның өчен бар көчне туплап бер максатка юнәлтәбез.

Бүгенге көнгә «Әнәк»тә 12 мең тонна сенаж салынган инде. Махсус коэффициентын исәпкә алсак (1,5) бу шактый зур күләм. Терлек азыгы әзерләү- агрофирма өчен традицион юнәлеш: ел саен биредә 20 мең тонна сенаж һәм 35 мең тонна силос салу гадәткә кергән. 

Сенаж өчен төп чимал – люцерна, аны агрофирмада 2000 га мәйданда игәләр. Быел бу күпьеллык культураны мөмкинлекләрдән чыгып, акрынлап яңарту планлаштырыла.

«Әнәк" тә сенаж әзерләгәндә аның туклыклылык кыйммәтен һәм сыйфатын тәэмин итүче зоотехник таләпләр катгый үтәлә. Технологик процесста ачыткы кулланыла, махсус пленкалы капламалар җитәрлек. Һәр азык базасы (траншея) номерланган һәм тиешле пленка белән каплана.

Хуҗалыкта яңа салына торган траншеялардан да, былтыргылардан да актив файдаланалар. «Хәзер безнең төп бурыч – барлык терлекләрне уңышлы кышлату өчен сыйфатлы азык запасын җитәрлек итеп булдыру», - дип ассызыклыйлар агрофирма белгечләре.

Быелгы ел терлек азыгы хәстәрләүгә җиңелләрдән килмәсә дә, агрофирманың Түке бүлекчәсендәге сенаж базлары яңа техника гөрелтесеннән тынып тормый, яңа терлек азыгы әзерләү комбайннары һәм тракторлары да сатып алганнар. Механизаторлар-комбайнчылар һәм тракторчылар оешып, бердәм бригада белән тулы көченә эшлиләр. Нәкъ менә коллективның җайга салынган эше кыска вакыт эчендә безнең күз алдында Түкедәге азык траншеясын тулысынча тутырырга мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев