Актанышның Чуракай авылында намаз уку бәйгесе
Чуракай авылының “Шәмсун” мәчетендә, Актаныш мөхтәсибәте белән берлектә, балалар өчен намаз уку бәйгесе үткәрелде.
Иманлы бала – нурлы бала
Филиза СӘЛАХОВА
Автор фотолары.
“Мин намаз укырга яратам” дип исемләнгән бәйгедә 25 ир бала, 10 кыз бала катнашты. Чуракай, Яңа Кормаш, Актаныш, Яңа Әлем, Иске Сәфәр, Кәзкәй, Колын, Татар Ямалы, Чишмәбаш авылы мәхәлләләреннән актив килгәннәр иде.
Балалар арасында ел саен уздырылучы районкүләм намаз уку бәйгесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 7-16 яшьлек укучылар арасында оештырыла.
– Бәйгенең максаты: балаларда Хәнәфи мәзһәбе буенча намаз укуны тәрбияләү, гыйлем алуга мәхәббәт уяту, үзара дуслык мөнәсәбәтен ныгыту, – дип аңлатты районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин.
Малайлар “Шәмсун” мәчетендә булып, намаз укыдылар, азан әйттеләр. Биредә аларның осталыгын Яр Чаллыдан килгән хәзрәтләр бәяләде. Кызлар исә мәдрәсә бинасында булып, белгән гыйбадәтләрен мөгаллимәләр һәм яшьтәшләре алдында башкардылар. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм 7-8 яшьлекләр ике рәкәгатьле намаз укып күрсәттеләр. 10-12 яшьлекләр, намаз укудан тыш, “Аятел Көрси”не, азан догасын сөйләделәр. 13-16 яшьлекләргә, боларга өстәп, конут догасын белү һәм Коръәнне карап уку да баллар өстәде.
Чуракай авылында намаз уку бәйгесе 2023 елда бер тапкыр үткәрелгән иде инде. 2024 елда Актанышның Җәмигъ мәчетендә үтте. 2025 елда Рамазан аена туры килү сәбәпле, оештырылмыйча калды. Быел янәдән – Чуракайда. Биредә мәчет белән янәшә мәдрәсә эшләү һәм аның берничә уку-укыту, тәһарәт алу һәм аш-су бүлмәсе булуы бәйгене уңышлы алып барырга мөмкинлек бирә.
– Аллаһы Тәгаләнең гыйлемен өйрәнгән, иманы нык кеше бервакытта да югалмый. Яхшы кешедән үрнәк алырга тырышыгыз. Начар кешегә иярмәскә кирәк. Сез – безнең киләчәгебез. Иманлы булсагыз, безнең киләчәгебез дә була. Бу дөньяда иң зур байлык – иман байлыгы. Ислам динендә бөтен нәрсә дә бушлай. Уку да, өйрәнү дә. Без – бәхетле буын, чөнки Аллаһы Тәгалә бөтен ишекләрен дә ачты. Динне өйрәнергә, гыйбадәтләрне үтәргә бернинди тоткарлык юк, – диде Чуракай авылы имамы, Чуракай мәдрәсәсе җитәкчесе Назим хәзрәт Шәехов.
Балалар тәрбияле,
белемле булып үссеннәр
Яр Чаллыдан килгән хәзрәт барлык балаларга уңышлар, хәерле гомерләр теләде:
– Намаз укучы, ураза тотучы булырга насыйп итсен. Ихлас күңелле, яхшы кеше булып үсегез. Хәерле белем алырга, шул белемне тормышта кулланырга, бәрәкәтен күрергә язсын. Без балаларыбызны төрле начарлыктан сакларга телибез, шуңа күрә оештырыла мондый конкурслар. Әти-әниләренә һәм бүтән кешеләргә карата шәфкатьле-мәрхәмәтле булсыннар, дип тырышабыз. Бәйгеләрнең төп максаты – балаларны тәрбияле итеп үстерү, – диде.
– Азан әйтү, намаз уку бәйгеләре даими үткәрелсен иде. Балаларыбызга бик күңелле. Алар киләчәктә дә аралашып яшәсеннәр, – дип хуплады Кәзкәй авылы имам-хатыйбы, мөгаллим Рәсим хәзрәт.
– Хәзрәтләребез балалар тәрбияләүдә зур тырышлык куялар. Алар дини юнәлештә, без дөньяви белем бирү өлкәсендә балалар тәрбияле булсыннар дип тырышабыз, – дип өстәде район Советы депутаты, Иске Байсар мәктәбе директоры Рамил Сәлахов.
“Шәмсун” мәчете 2004 елда, ә мәдрәсә 2022 елда ачылган. Зурларга да, кече яшьтәгеләргә дә дини укулар оештырыла монда. Бигрәк тә, каникул чорында җанлылык арта.
Мөслимәләр
– Без, жюри әгъзалары, Хәнәфи мәзһәбе буенча намаз укуларына, тышкы һәм эчке шартлары үтәлүенә, Коръән сүрәләренең укылышына игътибар иттек. Соңыннан барлык кызларга да җитешсезлекләрне аңлаттык, – диде район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Сәйдә Рахманова.
– Эш бәйге белән генә бәяләнми, без намазны Аллаһ ризалыгы өчен укырга тиеш. Балаларыбызның да ниятләре дөресләнсен иде. Намазның эчке халәтен без аларга өйрәтергә тиешбез, – диде мөгаллимә Ләйсән Фәрухшина.
Иске Байсар авылы мәчетендә озак еллар дәресләр алып барган мөгаллимә Мәрьям Садриева күрше авылга үзенең кызы Рузилә һәм оныгы Язгөл белән килгән иде.
– Шушы бәйгене оештыручыларга бик зур рәхмәт, Аллаһы Тәгалә үзләрен зурласын, – дип рәхмәтен белдерде Иске Байсар балалар бакчасы тәрбиячесе Рузилә Гафият кызы.
Катнашучы һәркемгә
хөрмәт күрсәтелде
Актаныш мөхтәсибәтеннән, җирлектән иганәчеләр ярдәмендә оештырылган. Ульян өлкәсендә яшәүче авылдашлары Гүзәл ханым да матди булышлык күрсәткән. Һәрбер балага күчтәнәч каплары хәзерләнгән иде. Берәү дә буш кул белән китмәде.
Иртән тәмле пироглар белән чәй эчтеләр. Соңыннан кайнар аш, пылау ашап, чәй янына куелган тәм-том, җиләк-җимеш белән тукландылар. Тәнәфес вакытында ишегалдында уйнап алырга да җай чыкты балаларга. Биредә аларны татлы мамык белән сыйладылар. Менә шундый бик күңелле бәйрәм оештырганнар иде аларга.
Җиңүчеләргә исә зур-зур бүләкләр хәстәрләнгән. Урыннар чыгарылса да, ул бары тик символик мәгънәгә ия. Аллаһы Тәгаләнең динен өйрәнүче, намаз укучы әлеге 35 баланың 35енә дә бүләк бирделәр. Үз машиналарына утыртып алып килгән авыл имамнарын, балаларның әтиләрен, дәү әтиләрен дә күчтәнәчсез калдырмадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев