Яңа Җияш авылында «Рәфикъ» мәчетенең диварын күтәрү эше башланды
Бүген, изге җомга көнендә Яңа Җияш (Каратал) авылында төзелә башлаган «Рәфыйкь» мәчетенең стенасын күтәрергә керештеләр.
Май-июнь айларында фундаменты -дин йортының нигезе салынды.
Бу изге эшне башкаручы төзүчеләргә, төзү эшләрен башлап йөрүче, идарә итүче, Сәхабетдинов Камил Вагыйзь улына авылдашлары бик рәхмәтле.
Аларның һәммәсенә Аллаһ тән сәламәтлеге, җан тынычлыгы һәм башлаган эшләрендә җиңеллекләрен бирсә иде.
Бу хакта безгә Яңа Җияш авылының патриоты Нәсим Заһертдинов хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев