Җомга мөбарәк булсын!
Аллаһ Тәгаләнең бу мөбәрәк көнендә үзебезгә, гаиләләребезгә, якыннарыбызга, туганнарыбызга, дус-ишләребезгә күбрәк догада булыйк.
Аллаһ Тәгалә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, тормышыбызга бәрәкәт бирсен, изге теләкләребезне, догаларыбызны кабул итсен, гөнаһ-хаталарыбызны гафу кылсын, гаиләләребезнең бәхетле, бәрәкәтле булуын, ике дөньяның да рәхмәтләренә ирешеп Җәннәт әһелләре булуларыбызны насыйп кылсын.
Раббым, дөньяларга тынычлык, иминлек, муллык, гаделлек насыйп әйлә. Балаларыбыздан шатлыклы хәбәрләр генә ишетеп, алар өчен сөенеп яшәргә насыйп ит. Авыр хәвефләрдән, зур сынаулардан үзең сакла. Дөньялыкта кылган хата-гөнаһларыбызны ярлыка! Гыйбадәтләребезне кабул кыл! Безне һәртөрле яманлыктан, начар күздән, нәхак сүздән, шайтан вәсвәсәсеннэн, сихер-золымыннан, дәвасыз чирләрдән сакла, озын хәерле гомер бир!
Җомга көне мөбәрәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев